erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Татарстанда бер эшсезгә 14 вакансия туры килә

Инвалидларны эшкә алучы компанияләр субсидияләр ала

Республикада хәзер 50 меңнән артык буш эш урыны бар, ә рәсми рәвештә эшсезләр – нибары 3,7 мең кеше. Бу хакта Татарстанның Хезмәт министры Эльмира Зарипова сөйләде.

Аның сүзләренчә, эш эзләүче һәркемгә 14 вариант тәкъдим итә алалар. Соңгы атнада 1,5 мең яңа вакансия ачылды. Эшсезләрне эшкә урнаштырып кына калмыйлар, укырга да булышалар — яңадан укыту, квалификация күтәрү, икенче һөнәр тәкъдим итәләр.

Инвалидларны эшкә алучы компанияләр субсидияләр ала. Шулай ук дәүләт башка төбәкләрдән эшчеләр яллаучыларга ярдәм итә. Узган ел мондый ярдәмнән сигез компания файдаланган булса, агымдагы ел башыннан инде андыйлар саны җиде булган.

Тулырак: https://baltaci.ru/news/amgyiat-1736397691/tatarstanda-ber-essezga-14-vakansiia-tury-kila?utm_source=yxnews&utm_medium=mobile&utm_referrer=https%3A%2F%2Fdzen.ru%2Fnews%2Fstory%2F9eaabdae-1ee2-529e-8ef3-b0ba21047e93


Арча хәбәрләре

Нет комментариев