erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарымның данын еракларга тараттың...

Арчадан Халидә Фәйзрахманова нинди матур шигырь язган. Без бу шигырьне Укытучылар көне уңаеннан бирергә булдык. Фәрхәт Зыятов укытучы иде...

Зыятов Фәрхәт Зыятовны озатканда...

Арчабызның зыялысы китте –

Сүнде чираттагы бер шәме.

Кичәләрнең, бәйрәм, сәхнәләрнең

Булмас кебек хәзер һич яме.

 

Көчле оратор да, остаз, Шәхес,

Яңгыратып тарттың гармунын.

Тукай, милләт, гаярь татарымның

Данын еракларга тараттың.

 

Авыр булыр гаиләңә синсез,

Мәрьям ханым, сулыр, боегыр.

Сәхнәләрдән төшеп, шау-гөр килеп

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кайтып керерсең күк тоелыр.

 

Мәҗлес саен юксынырбыз сине,

Ризыкларның булмас күк тәме.

Юк, табылмас бүтән бер сөйләүче

Синең кебек белеп сүз тәме.

 

Бер йолдызы сүнде Арчабызның,

Әйтерсең лә кояш чыкмады.

Нурлар уйнар каберең үләнендә,

Үзең булып янар чыклары.

Халидә Фәйзрахманова.

20 июль, 2020 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X