erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Елмаеп--көлеп алыйк...

Әйдәгез соң көлик. Шулай бервакыт...

..Көлдергечләр тормыштан чыга. Малайның 1нче сыйныфта укыган чагы. Мәктәптән укытучысы шалтырата: “Мәктәпкә балалар белән эшләүче бер инспектор егет килде, кулында фотосы да бар, – дип сөйләде ул. – Казансу паркында яңа утырткан куакларны йолкып атканнар. Сезнең малай агач йолкуда гаепләнә. Ул егет сезнең янга килеп китсен әле”.

Килде егет. Кулындагы фотоны стадиондагы видеодан алган икән. Хәл болай була. Фотоны тотып, стадионнан менгәндә юлына урамда уйнап йөргән малайлар очрый. Егет фотоны малайларга күрсәтә. “Таныйсызмы?” – дип сорый. Безнең малай фотодагы яны белән басып торган бер малайны (йөзе күренми дә) төртеп күрсәткәч, “Я” ди. Менә шул “Я” инспектор егетне минем янга китерде. Фотоны карыйм, анда безнең малай юк. Андый киемнәр дә бездә юк. Инспекторга шулай дип әйттем дә. Егет гафу үтенеп китеп барды.

Бу хәлне сөйләгәч, хезмәттәшебез бер кызык хәлне (әллә чын, әллә уйдырма) сөйләп күрсәтте. Элегрәк бер авылда кибет янында берәүне кыйнап ташыйлар. Милиция килә. Әмма ул татарча белми икән. Шуннан безнең авылда яңа гына армиядән кайткан, бик яхшы урысча белгән егет бар, диләр. Чакырыгыз шуны, ди тикшерүче. Алып киләләр егетне. Егет урысча бер сүз һәм тагын бер җөмлә белә икән. “Күрмәдегезме, бу кешене кем кыйнады икән”, – дип сорый тикшерүче урысчалап. “Я”, – дип җавап бирә егет. “Ни өчен?”. “Так и ему надо!” – ди “яхшы” урысча белгән егет.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Алып киткәннәр егетне... Ярый әле милиция бүлегендә хәл ачыклана. Егетне: “Берүк татарча гына сөйләшә күр”, – дип авылына кайтарып җибәрәләр.

Нурсөя Сәгыйтова.

Арча-Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X