erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Төнгә утта калган телефон гомерлек үкенеч булмасын (КИҢӘШЛӘР)

Тормыш “онлайн”да – ут каба күрмәсен!

Тормыш тулысынча онлайн тормышка күчтек. Телефоннарга зарядка кирәк, компьютер сүнеп тә тормый, вай-фай бар көченә эшли. Әгәр сак кулланмасаң, янгын чыгу ихтималы да юк түгел.

Статистика буенча Россиядә һәр 4-5 минут саен янгын чыгып тора. Ел саен ил буенча утта 12 меңнән артык кеше янып үлә. Янгыннарның сәбәпләре төрле. Шул исәптән көнкүреш электр приборларыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу да бар. Бу – нәкъ менә бүгенге көнгә туры килә. Ничек итеп ут-күздән сакланырга?

Иң элек төнгә розеткада телефоннарны калдырмаска тырышыгыз. Беренчедән, төнгә зарядкага куелса, аның хезмәт итү вакыты кими икән. Икенчедән, сез электр энергиясе өчен күбрәк түлиячәксез. Өченчедән, янгын чыгу ихтималы бик зур. Шулай ук телефон шартларга да мөмкин. Димәк, иң яхшысы — телефонны көндез зарядка куюың.

Компьтерны да үзегез йокларга ятканда, бөтенләй сүндерергә кирәк. Чит ил галимнәре вай-файның сәламәтлекә бик тә зыянлы икәнен дә ачыклаган. Ул хәтта үзегезнең фатирда урнаштырылмаса да, күршеләрдән дә нурланыш алалу куркынычы бар икән. Аны да – төнгә сүндереп куюны гадәткә кертегез.

Йокларга ятканда, өегездәге барлык электр приборларының токтан алынганмы-юкмы икәнен карап чыгыгыз. Иң мөһиме – тагын да тынычрак йоклар өчен янгын хакында хәбәр бирүче җиһазны тоташтыру да комачау итмәс.

Янгын чыккканда истә тотарга кирәкле КИҢӘШЛӘР

– Иң элек, каушап һәм югалып калмаска, 01 телефонына шалтыратырга кирәк.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Аннан соң үзеңне һәм якыннарыңны коткару эшенә керешегез. Боларның барысын да тиз һәм тыныч эшләргә кирәк.

– Беренче чиратта балаларны коткаралар, аларның еш кына куркып, карават, өстәл асларына, шкафка кереп качарга тырышуларын онытмагыз.

– Төтен тулган бинадан бераз бөкрәеп, башны иеп чыгарга кирәк.

– Төтен белән тулган бинадан стеналарга тотынып чыгу буталмаска ярдәм итә.

Гөлгенә Шиһапова

Фото: ask.fm

https://vatantat.ru/2020/04/21714/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X