erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тәрбияче әйтәсе сүзләрен баланың корсагына язып җибәргән

Америкада әни кеше баласының корсагында маркер белән язылган язуга тап була. Балалар бакчасы тәрбиячесе әни кешегә шулай хат язып җибәргән булып чыга.

Үзенең “табышы” турында хатын “Фейсбук”та сөйләгән. Аның сүзләренә караганда, улы йөргән балалар бакчасында тәрбиячеләр көн саен сабыйның хәле турында отчет язалар, анда, аерым алганда, аңа подгузниклар һәм салфеткалар кирәкме-түгелме икәнен дә күрсәтәләр. Әни кеше бер көнне аны карарга оныткан, ә икенче көнне баланы киендергәндә, корсагында эре хәрефләр белән язылган язуга тап булган: “Әни, минем подгузниклар юк, зинһар, минем докладымны укы".

Хатын тәрбияченең мондый кискен чара куллануын аңламавы турында яза. Моннан тыш, маркер белән язылган хәрефләр баланың тиресенә йоккан һәм аларны юып та бетереп булмаган.

Комментарий калдыручылар тәрбияче өстеннән шикаять язарга киңәш иткән.

Фото: activityedu.ru

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/raznoe/ni-zin-ar-moni-uki-102626/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X