erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Узган ялларда машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән өч йөртүче тоткарланган

Хокук саклау органнары мәгълүматларына караганда, йөртүчеләрнең гамәлләрендә Россия Җинаять кодексының 264.1 маддәсе буенча җинаять билгеләре бар. Аларга ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный, шулай ук автомобильләре дәүләт файдасына конфискацияләнергә мөмкин.

Узган ялларда Татарстанда исерек килеш руль артына утырган, моңа кадәр инде машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән өч йөртүче тоткарланган.

1 августта Казанда ЮХИДИ хезмәткәрләре Kia Optima автомобилен туктата. Руль артындагы 41 яшьлек ир-атта исереклек билгеләре ачыклана. Тикшерү барышында аның узган елның сентябрендә медицина тикшерүен узудан баш тартканы өчен 18 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәне билгеле була.

2 августка каршы төндә Казанда BMW автомобиле белән идарә иткән 29 яшьлек йөртүче дә тоткарлана. Ул да исереклек билгеләре белән туктатыла. Ачыкланганча, узган елның ноябрендә медицина тикшерүеннән баш тартканы өчен 19 айга йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Бу юлы да ул медицина тикшерүен узудан баш тарта.

Шул ук көнне Болгар шәһәрендә йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән 22 яшьлек «Лада» йөртүчесе тоткарлана. Алкотектор аның организмында 1,031 мг/л спирт булуын күрсәтә.

Барлык очраклар буенча да административ материаллар төзелгән, автомобильләр махсус тукталышка куелган.

Хокук саклау органнары мәгълүматларына караганда, йөртүчеләрнең гамәлләрендә Россия Җинаять кодексының 264.1 маддәсе буенча җинаять билгеләре бар. Аларга ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный, шулай ук автомобильләре дәүләт файдасына конфискацияләнергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре