erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

VI Районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары дистанцион форматта узды

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 2021 нче елның 9 нчы декабрендә Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә РСФСР ның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күп санлы әсәрләр авторы – Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиевкә багышланган VI Районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары дистанцион форматта узды.

 Укуларда гомуми белем оешмаларының V–XI сыйныф укучылары һәм укытучылары катнашты. Укучыларга фәнни-гамәли эшләрнең 3 төрле юнәлеше тәкъдим ителде. Мөхәммәт Мәһдиев иҗатында туган тел мәсьәләсе юнәлешендә 7-9 нчы класс укучылары катнашты. Укучылар үзләренең эшләрендә М.Мәһдиев иҗатында һәм мәкаләләрендә туган телгә багышланган фикерләр турында яздылар. Язучылар һәм шагыйрьләр иҗатында туган тел һәм халыклар бердәмлеге ничек чагыла? юнәлешендә 7-11 нче класс укучылары катнашты.  Укучылар фәнни-гамәли эшләрендә туган тел һәм халыклар бердәмлеге турында язган язучылар һәм шагыйрьләр иҗатын өйрәнеп, фәнни эшләр яздылар. “Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрендә туган як табигате сурәтләнеше” юнәлешендә 5-9 нчы класс укучылары катнашты. Алар М.Мәһдиев әсәрләренә нигезләнеп, А3 форматында пейзаж иҗат иттеләр.

       Укытучылар фәнни-гамәли эшләрен түбәндәге 2 юнәлеш буенча тәкъдим иттеләр:

  • М.Мәһдиевнең галим һәм тәнкыйтьче буларак әдәби мәйдандагы ачылышы;

  • М.Мәһдиев Г.Тукай белән ничек бәйле?

 

     Барлыгы М.Мәһдиев укуларына 93 эш килде, Арча, Биектау, Әтнә, Кукмара, Балтач, Питрәч муниципаль районнары укучылары һәм укытучылары актив катнашты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

      Хөкемдарлар укучыларның талантын югары бәяләде, җиңүчеләргә дипломнар тапшырдылар.

       Туган авылының үткәненә гашыйк булган, халкыбызның гореф-гадәтләрен чын күңелдән ихтирам иткән, каләмен чарлаганда алардан илһам тапкан язучыбыз, туган ягыбызнын горурлыгы, авыл җырчысы Мөхәммәт ага Мәһдиевкә багышлап үткәрелгән чара һәр кешенең күңелендә матур истәлек булып сакланыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X