1 майда район башлыгы Алмаз Хисаметдинов «Игенче» ширкәтендә язгы кыр эшләренең барышын карады. Әлеге хуҗалыкта уҗым тукландыру, дым каплату эшләренә бердәм керештеләр, горчица чәчтеләр.
Район башлыгы бу көнне хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырды. Алар арасында «Байрак» ширкәтеннән Илдар Галимов, Илфат Хәкимов, «Ашыт» ширкәтеннән Зәлилә Сираҗиева, Нәзирә Сәфәрова, Рузалия Сафиуллина, «Кызыл Яр» ширкәтеннән Равил Мортазин, Вера Казанцева, Зөлфия Мөхәммәтшина, Х. Гарипов крестьян-фермер хуҗалыгыннан Фәридә Сөнгатова, Рауза Закирова бар.
Нет комментариев