erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа ел каршылаганда ковид йоктырмас өчен киңәшләр бирделәр

Татарстан халкына Яңа ел каршылаганда ковид йоктырмас өчен киңәшләр бирделәр

Яңа ел кичәсендә коронавирус йоктырмас өчен бәйрәмне гаилә белән генә каршыларга кирәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.

«Бүген 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр белән контактны киметү хәерлерәк дибез. Әгәр инде аларны котлап кайту, хәлләрен белү мөһим икән, һичшиксез, бу кыска вакыт эчендә булырга тиеш. Профилактика чараларын үтәргә, битлек кияргә кирәк. Әгәр туганнар моңа кадәр озак вакыт аралашмый торган булса, Яңа елга бергә җыелмау яхшырак», — диде спикер.

Бер фатирда яки йортта яшәгән туганнар белән җыелу һәм 2021 елны каршылау имин булачак.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шулай ук Любовь Авдонина бәйрәмне саф һавада каршыларга киңәш итте. Бу дүрт стена арасында утыруга караганда иминрәк булачак.  

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/health/23-12-2020/tatarstan-halkyna-ya-a-el-karshylaganda-kovid-yoktyrmas-chen-ki-shl-r-birdel-r-5794754

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре яңа ел

2
X