erid:2VtzquqpS7d
Яңа ел төнендә кафе һәм рестораннарга төнге өчкә кадәр эшләргә рөхсәт иттеләр
Арча яңалыклары

Яңа ел төнендә кафе һәм рестораннарга төнге өчкә кадәр эшләргә рөхсәт иттеләр

Башка көннәрдә җәмәгать туклануы биналарына 24.00 сәгатькә кадәр генә эшли ала.

Татарстанда Яңа ел бәйрәме төнендә җәмәгать туклану урыннарына төнге өчкә кадәр эшләргә рөхсәт иттеләр. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул турыда карарны имзалады.

«Татарстанда Яңа ел бәйрәмендә, 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә, җәмәгать туклануы биналары 03.00 сәгатькә кадәр эшли ала», — диелә карарда.

Башка көннәрдә, моңарчы кертелгән чикләүләр нигезендә, кафе һәм рестораннарга элеккегечә 24.00 сәгатькә кадәр генә эшләргә рөхсәт ителә.

Моңа кадәр рестораторлар берлеге республика башлыгына мөрәҗәгать итеп, Яңа ел төнендә чикләүләрне йомшартуны үтенгән иде. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге үтенечне канәгатьләндерде һәм җәмәгать туклануы урыннары Роспотребнадзор кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиешлеген искәртте.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/society/03-12-2020/ya-a-el-t-nend-kafe-m-restorannarga-t-nge-chk-kad-r-eshl-rg-r-hs-t-ittel-r-5790136

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев