Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Ялларда 23 градуслы салкыннар көтелә

    Бүген, 10 декабрьдә, Татарстанда җепшек кар явуы фаразлана. Ә ялларда тагын сыутачак. Бу хакта Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

    Кайбер районнарда төнлә һәм иртән томан булуы фаразлана, юлларда бозлавык саклана. Төнлә 7-12, көндез 2-7 градус салкын булачак.

    Реклама

    11 нче декабрьдә төнлә һәм иртән Татарстанда 10-15 градуска кадәр салкын көтелә (аязган вакытта -19 градуска кадәр ), ә 12сендә 14-19 градуска кадәр (түбән урыннарда -23 градуска кадәр) салкын булыр дип фаразлана. Көндез 7-14 градус салкын булачак.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: