erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Җәйне балалар исән--имин үткәрсен

Балаларны кайгыртабыз.

Арча районы хакимиятенең утырышлар залында балаларның җәйге каникулларында хәвеф—хәтәрләр булмау максатыннан видеобрифинг булды. Ул республиканың Хөкүмәт йортында шәһәр һәм республика массакүләм мәгълумат чаралары өчен үткәрелде. Брифинг ТРның кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов, ТРның янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Сергей Сергеев катнашында үтте.

    Статистикага күз салыйк. Быел янгыннар вакытында ике бала һәлак булды, 8 бала төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр ала. Узган ел янгында 6 бала һәлак була, 9 бала имгәнә. Үлем белән тәмамланган янгыннар барысы да үз йорты белән яшәүчеләр гаиләсендә килеп чыккан.

Янгыннарның төп сәбәбе – янгыннар күп очракта балалар шаяруыннан килеп чыккан. Балалар шырпы, зажигалкалар белән уйнаган. Ата—ана балаларын караучысыз калдыра, өлкәннәр ягыннан контроль юк.

Быел балалар шаяруыннан 6 янгын килеп чыккан, нәтиҗәдә бер бала үлгән, берсе зыян күргән. Узган ел әлеге сәбәп белән 24 янгын теркәлгән 3 бала һәлак булган, 13е төрле имгәнүләр алган. Бу хәлләр килеп чыкмасын өчен Татарстан буенча МЧСның баш идарәсе прграмма эшләгән. Балаларга иминлек кагыйдәләрен кат—кат аңлатырга. Халыкка көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы турында җиткерергә. Матбугат чаралары аша аңлату эшләре алып барырга.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Соңгы елларда күп балалы, аз керемле гаиләләр йортына янгынны белгертүче приборлар куялар. Бу приборлар  төтен исен сизеп алып, чыелдый башлый. Аның тавышын хәтта күршеләр ишетеп керергә мөмкин. Шушы приборлар нәтиҗәсендә республикада 78 кешенең гомере сакланып калган. Шуларның 35е балалар.

Җәй – су коену чоры. Шулай ук сулыкларда су коенган вакытта балаларның исән—имин җәйне үткәрүләре мөһим. Баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов бәхетсезлек очракларын ничек булдырмый калу турында сөйләде. Быел гына да инде республикада сулыкларда 15 кеше батып үлгән. 2се балалар. Соңгы 9 елда балаларның суга батып үлү очраклары 18дән 6га калган. Төп сәбәпләр – балалар йөзә белми, олылар контроле җитми. “Балаларны кечкенәдән йөзәргә өйрәтергә кирәк, -- дип әйтте баш инспектор. – Һәм икенче юнәлеш – суда үз—үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтергә.

Су коену урыннары турында да сүз булды. Теләсә кайда су коенырга ярамый. Балаларны су коенырга үзләрен генә җибәрмәскә.

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X