erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Йолдызлык” — бәхет иленә ишек

17-19 март көннәрендә Теләчедә “Йолдызлык” эстрада сәнгатенең XX ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабы узды

 

Быел фестиваль Бөек Җиңүнең 75 һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде.

Мәгълүм булганча, районыбызның яшь талантлары һәр елны фестивальдә катнашып, уңышларга ирешә. Быел да тырышлыкларының нәтиҗәсе куандырырлык.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арча сәнгать мәктәбендә һәм Укучылар сараенда шөгыльләнүче балалар фестивальдән быел да уңышлар белән кайтты. “Вокал-соло” номинациясендә 5-7 яшьлекләр арасында Сәйдә Абдуллина – 1нче, 8-11 яшьлекләр арасында Зилә Хөснетдинова һәм Кәрим Закирҗанов – 3нче, 12-15 яшьлекләр арасында Илзирә Сираҗиева 1нче урында. 16 яшьтән өлкәннәр арасында Мөнир Мәрданов – 2нче, “Хореография” номинациясендә 5-11 яшьлекләр арасында “Ар-и-Эль” бию коллективы – 1нче, 12-16 яшьлекләр арасында шулай ук әлеге төркем махсус призга, “Вокаль ансамбльләр” номинациясендә 5-11 яшьлекләр арасында “Күңелле балачак” – 3нче, “Конферанс” номинациясендә (5-9 яшь) Майя Ильина һәм Инсаф Гайфуллин махсус призга, 10-15 яшьлекләр арасында Карина Фәттиева һәм Раил Гайфуллин – 3нче, 16-21 яшьлекләр арасында Камилла Прахова 2нче урынга лаек булды. Җиңүчеләрне конкурска җитәкчеләре Альбина Фатыйхова, Алинә Ганиева, Чулпан Харисова, Булат Гайнуллин, Эльза Камалова, Венер Хисамиев, Лия Ильина әзерләгән.

“Йолдызлык” иҗади яшьләргә үсәргә, камилләшергә һәм кешеләрне талантлары белән сөендерергә мөмкинлек бирә, төбәкләр, илләрдәге халыкларның мәдәниятен баету һәм саклауга ярдәм итә. Фестивальнең финалы апрельдә Казан шәһәрендә узачак. Апрель һәм май аенда тамашачыларны яшь талантлар катнашында гала концерт көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X