Реклама
Ютазы авылында яшәүче ике хатын-кыз скандинавия йөреше белән шөгыльләнергә урамга чыккач, яшенле яңгыр башлана.
Ютазы районында бер хатынны яшен сугып үтергән. Аның белән булган икенче хатын да җитди зыян күргән. Бу турыда «Баулы-информ» хәбәр итте. Фаҗига 9 июньдә була. Ютазы авылында яшәүче ике хатын кич белән урамда йөрергә чыга. Алар скандинавия йөреше белән шөгыльләнә. Шул вакытта яңгыр ява башлый. Бер мизгелдә яшен суга. Ике хатын да имгәнә. 61 яшьлек хатын-кыз һәлак була. Икенчесе хатынны Урыссу хастаханәсенә озаталар. Ул авыр хәлдә була. Фото: Pixabay Чыганак: tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз