erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үзебез веранда ягындагы тәрәзәдән чыгып котылдык

Өр-яңадан тормышны башлап җибәрергә кирәк.

Узган атна ахырында Иске Кырлай авылында Яхиннар хуҗалыгында янгын булды. Ул сарайны көлгә калдырган, өйгә күчеп, аны яраксыз хәлгә китергән.

– Ярты сәгать эчендә лапас янып та бетте. Сыер, буаз тана, үгез бозау, тавыклар, эт, әле яңа гына алып кайткан ашлык, печән, бер машина утын – бар да янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче үк күз ачып йомганчы юкка чыкты. Ут түбәдән өйгә күчте һәм түшәмдәге пычкы чүбе буйлап үрмәләде. Безнең кирпеч белән әйләндереп алынган элеккеге финский йорт. Тышкы ягына әйбер булмады, ә менә эче су сиптереп җебеде, яшәргә яраксыз хәлгә килде, – диде йорт хуҗасы Зөлфия Хөсәенова.

Бу йортта ул пенсиядәге әнисе Гөлшат апа, уллары 20 яшьлек Илнар (югары уку йортында белем ала), 14 яшьлек мәктәп укучысы Илназ белән яшәгән. Гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Гөлшат апа да, ире Халик абый да, ул мәрхүм инде, авылда ихтирамлы кешеләр. “Янгын вакытында әни Казанда иде. Дус хатынына булышырга китте. Авылдашыбыз Айрат Ситдыйков аның янына алып барды. Әлегә кайтмый торырга куштык”, – диде Зөлфия. Ул үзе “Казанка” хуҗалыгында савымчы, ялгызы ике ул тәрбияли.

– Ә мин Иске Кишет авылында яшим. Иске Кырлай мәктәбендә укытам. Йөреп эшлим. Көн дә әниләрдә булам. Үз көйләренә матур гына яшәп яттылар. Өй эчен яңа гына төзекләндереп чыкканнар иде, – диде Зөлфиянең бертуганы Гөлназ. – 11дә Илназ белән скайптан сөйләштек, 12 тулып узгач апа шалтыратып, янабыз, диде. Без килгәндә сарай янып беткән иде инде.

– Янгын көтмәгәндә генә чыкты. 11ләр тирәсендә терлекләргә печән салып кереп кенә утырдым. Карыйм – сарайдан төтен чыга. Аннан дөрләп яна ук башлады. Ишектән чыга алмадым, төтен. Каушап калдым, – диде Зөлфия. – Яхшы кешеләр бик күп икән. Моңа тулысынча инандым. Беренче булып авылдашыбыз Дамир Фәйзрахманов килеп җитте. Аннан авыл халкы җыйналды. Дамир, балалар белән мин тәрәзәдән әйберләрне бирә, урамнан кешеләр алып куя торды. Күп әйберне алып чыга алдык анысы. Үзебез веранда ягындагы тәрәзәдән чыгып котылдык.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Янгын турында ишетүгә “Казанка” хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Сабиров, Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәргать Сираҗетдинов, ярдәмчесе Фәргать Низамиев килеп җитә.

– Бөтен эшне алар оештырды. Айдар район җитәкчеләре белән элемтәгә чыкты, эшчеләрне китертте. Район җитәкчеләре ярдәм кулы сузды. Авыл халкы, туганнарыбыз булышырга килде. Авыл җирлеге башлыгы мәгълүматны социаль челтәрләргә урнаштырып, изге күңелле кешеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Авыл халкы, хезмәттәшләрем, Иске Кырлай мәктәбе, Әзәк, Өтнә авыллары кешеләре һәм башкалар – исемнәре телгә алынмаганнар үпкәләмәсен иде – акчалата ярдәм иттеләр. Туганнар зур суммаларда акча бирделәр. Хәзерге вакытта өйнең түбәсен ябып бетереп яталар, – диде Зөлфия газета аша барысына да чиксез рәхмәтләрен җиткерергә теләп. – Без хәзер вакытлыча бер өйдә яшибез. Безгә андый мөмкинлекне биргән хуҗаларга чиксез рәхмәтлебез. Газны, утны ялгадылар. Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова үзе килде. Аның кушуы буенча Илназга уку өчен интернет та тоташтырдылар.

Әмма янгыннан соң йорт-җирне торгызу ул казыксыз җиргә казык кагуга тиң. Өр-яңадан тормышны башлап җибәрергә кирәк. Җиде юл чатында калган өлкән яшьтәге әнисен тәрбияләүче, ялгызы ике ул үстерүче Зөлфия ханым бүген ярдәмгә мохтаҗ. Булышырга теләүчеләр өчен саклык банкындагы  исәп-хисап счеты  номеры: 4276620041516323 Илнар Вильдарович Хөсәенов. 

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X