erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үзенә күрә бер имтихан

Белгечләр быелгы һава шартлары үсемлекләр өчен бик уңай дип әйтә. Температура артык югары да, түбән дә түгел

Яңгырлар дым запасын өстәп тора. Узган шимбә, якшәмбедә район буенча уртача 15 мм яңгыр яуган. 25 мм.га җиткән урыннар да бар. Кайбер хуҗалыкларда яңгыр бераз арышларны еккан.

– Артык зыян юк, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов. – Бик кирәкле, шәп яңгырлар яуды.

4 июньдә хуҗалыкларның җитәкчеләре, баш агрономнары катнашында чәчүлекләрне кабул итү булды. Җитәкчеләр үз территорияләреннән узганда һәр басу белән  таныштырып бардылар.

“Яңарыш” ширкәтендә көзге культуралар яхшы хәлдә, югары уңыш вәгъдә итәләр. Язгы культуралар тигез тишелгән, күпьеллык үлән басуларының да уңышы мулдан булачак.

Хуҗалык игенчелектә технология таләпләрен үтәп эшли. Измә үзәген беренчеләрдән булып төзеп куйдылар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы андый үзәкләрне һәр хуҗалыкта булдыру таләбе куя. Әлеге үзәктә ашламаны эретеп, суны тиешле температурага җиткереп, катылыгын һәм әчелеген көйләп кулланалар.

Үсемлекләрне тәрбияләү өчен бик кирәкле үзәк бу. Алар “Яңарыш”тан тыш, “Тукай”, “Игенче”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Ашыт”, “Кишет”,“Ташкичү”, “Северный”, “Ашытбаш”, “Кырлай” хуҗалыкларында бар. “Курса МТСы” ширкәтендә күчмә үзәктән файдаланалар.

“Венета” хуҗалыгында да технологиягә туры китереп эшлиләр. Уҗым культуралары бик матур, тритикале культурасы да игәләр.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Игенче” ширкәтенең бодайлары, арпалары гөрләп үсә. Чиста пар басуларын эшкәртәләр. Шепкән (рыжик) басулары шау чәчәктә. Июль башында уңышын җыеп ала торган культура бу.

“Нива” ширкәтенең бодайлары матур тишелгән, пар җирләрен сукалыйлар.

“Курса МТСы” арышлары бик әйбәт, люцерна басуына карап сокланырлык. Игенчелек технологиясе югары бу хуҗалыкта.

Шушында ук үсемлекләрне тәрбияләү, терлек азыгы әзерләүгә таләпләр турында сөйләшү булды. Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин күпьеллык үләннәрнең орлыкларын әзерләү буенча киңәшләрен бирде. Баш агроном Әхмәт  Хәкимҗанов үсемлекләрне саклау юллары турында сөйләде.

Район башлыгы Илшат Нуриев басуларда мул уңыш үстерү өчен ныклы нигез салынуын билгеләп үтте, тырыш хезмәт куйган һәркемгә рәхмәт әйтте. Хәзер төп бурыч – үсемлекләрне тәрбияләү, сыйфатлы терлек азыгы әзерләү.

“Ак барс” агрокомплексы”, “Кырлай” ширкәтләре басуларының торышына да әйбәт бәя бирелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X