erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үзәк сайлау комиссиясе Төп законга төзәтмәләр буенча тавыш бирү бюллетеньнәрен алды

«Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы ТР Үзәк сайлау комиссиясенә РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү өчен бюллетеньнәр тапшырды. Барлыгы 2,9 миллион бюллетень бастырылган. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Бюллетеньнәр тапшыру процедурасында ТР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары, шулай ук бюллетеньнәрне бастыру, китерү һәм саклауны контрольдә тоту өчен гаммәви мәгълүмат чаралары катнашты.

«Бүген без республика территориаль сайлау комиссияләре буенча тавыш бирү өчен бюллетеньнәр тарату процессын башлап җибәрәбез. Татарстанда 65 территориаль сайлау комиссиясе гомумроссия күләмендәге тавыш бирүгә әзерлек эшләрен башлады инде», - диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. Аның сүзләренчә, бюллетеньнәр сак астында республиканың территориаль сайлау комиссияләренә китереләчәк, шуннан соң участок сайлау комиссияләре буйлап таратылачак.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Россия Конституциясенә төзәтмәләрне хуплау мәсьәләсе буенча тавыш бирү бюллетеньнәрендә рус һәм татар телләре кулланыла. Бюллетеньнәр саны сайлаучылар исемлеге нигезендә исәпләнгән. Барлыгы 2,9 миллион бюллетень (шуның 98,1 мең нөсхәсе – сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексларын файдаланып) бастырылган.

Россия Конституциясенә үзгәрешләрне хуплау мәсьәләсе буенча гомумроссия күләмендә тавыш бирү төп тавыш бирү көненә алты көн (25 июньнән 30ына кадәр) кала башлана. 5 июньнән территориаль сайлау комиссияләре, Күп функцияле үзәкләр һәм дәүләт хезмәтләре федераль порталы аша фактик яшәү урыны буенча тавыш бирергә теләвегез турында гариза тапшырырга мөмкин. 16-21 көннәрендә моны участок сайлау комиссияләре аша эшләп булачак. Гомумроссия күләмендәге тавыш бирү көне итеп 1 июль билгеләнгән.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X