erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үзмәшгульләр эшкә сәләтсез яки инвалидларны караучы булып теркәлә ала

Үзмәшгуль булып теркәлгән кешеләр дә эшкә сәләтсез яки инвалидларны караучы булып языла ала. Бу хакта «Татар-информ»да узган «Эшкә сәләтсез кешеләрне карау» турындагы матбугат конференциясендә әйтелде.

«Салым органнарында үзмәшгуль булып теркәлсә дә, эшкә сәләтсезләрне карау буенча компенсацияләр билгеләнә ала. Әгәр ул кеше пенсия фондында иминият взносларын түләүче буларак теркәлмәсә, без аны эшләүче буларак күрмибез», — дип аңлатты ТР буенча Россия Пенсия фонды Бүлегенең пенсияне билгеләү һәм яңадан исәпләү бүлеге башлыгы Светлана Гайдук.

Бер кеше берьюлы берничә кешене караучы буларак билгеләнә ала. Бу яктан чикләүләр юк.

«Әлеге компенсацияләр эшкә сәләтле, ләкин эшләмәүче гражданнарга түләнә. 16 яшьтән хезмәт килешүләре төзергә мөмкин. 14-15 яшьлек укучы балалар да караучы кеше була ала. Бу очракта опека һәм попечительлек органнарыннан һәм әти-әниләрнең рөхсәте кирәк булачак», — диде Светлана Гайдук.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлеге түләүләр эшкә сәләтсез кешенең пенсиясе белән бергә түләнә.

«Инвалид балалар һәм балачактан I группа инвалидларны әти-әнисе яки опекун караса, ай саен 10 мең сум каралган. Башка кешеләр караган очракта — 1200 сум. 80 яшьтән узган олы кешеләр һәм I группа инвалидлар (балачактан 1 группа инвалид булмаганнар) өчен 1200 сум компенсация түләнәчәк», — диде ТР буенча Россия Пенсия фонды Бүлегенең пенсияне билгеләү һәм яңадан исәпләү бүлеге башлыгы.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X