erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Арча һәм Яшел Үзән арасындагы дуслык күпере ныгытылды

Очрашу ике якка да файдалы булды

12 март көнне Ташкичү мәдәният йортыбызда Яшел Үзән районы Олы Яки авылы мәдәният йортында эшлэп килүче "Өммегөлсем" фольклор коллективы  кунакта булып, "Дуслык купере"н дәвам иттерделәр. Бу очрашу ике якка да файдалы булды.

Халкыбызның милли мирасын, гореф гадәтләрен, йолаларын буыннан буынга аңлату, күрсәтү фольклор сценарие аша, фольклор коллективлары хезмәте аша күңелләренә сеңә, керә.  "Дуслар булса дөньяда, яшәве дә күңеллерәк" исемле бик матур кичә булды.

Ташкичү Мәдәният йортында эшлэп килүче "Өммегөлсем" фольклор халык коллективыбыз бер сәхнәдә булып, килгән барлык тамашачыларга күңелле ял концерты күрсәттек. Тәҗрибә уртаклашып, халыкыбыз мирасы булган фольклор күренешләр, уеннар, әйтемнәр,кара-каршы биюләр, җырлар, такмаклар,  йолалар турында сөйләштек. Төрле күңелле уеннар уйнадык, рәхәтләнеп биеделэр, кичәбез татар милли ризыклары тулы өстәл артында тәмамланды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Файдалы да кирәк тә очрашу булды бу. Дуслык күпере өзелмәсен гел ачык булсын. Без аларга зуууур рәхмәтебезне белдерәбез. Очрашу апрель аенда Олы Яки авылы мәдәният йортында дәвам итәр диеп аерылыштык. #ташкичусдк

Тәнзилә Вәлиева

Ташкичү мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X