erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Арчаның икенче балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре китапханәгә кунакка килделәр

«Балалар китабы — сихри бер дөнья»

 

Китап — безнең тормышта иң мөһим, иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, ярдәмче дә, уйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Китап — ул кеше уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе, халкыбызның күңел байлыгы, рухи хәзинәсе.

Китаплар безгә нәни чакта ук очырыйлар һәм гомер буе озата киләләр. Тавышны чынлап ишетер өчен укый белергә кирәк, рус халык мәкалендә әйтелгәнчә Кем күп укый, шул күп белә”. Бу чыннан да шулай. Туган ил, туган як, яшәгән туган авыл турында. Шуның өчен китапны игътибарлы булып, уйлап  укырга кирәк. Яраткан, укый белгән кеше, бәхетле. Аның тирәсендә акыллы, тугъры дуслар. Ул дуслар-киталар. Алар безгә күп нәрсә турында сөйли.

Менә ямьле язлар җитте.Балаларның каникул көннәре башланды. Каникуллар белән балалар китабы атналыгы да җитте. 30 март  көнне, шушы атналыкка багышлап,  Арчаның икенче балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре китапханәгә кунакка килделәр.  Алар “Укыгыз, укыгыз, китапларны яратыгыз” дигән әкияти бәйрәмдә катнаштылар. Кечкенә укучыларга бәхет елмайды, алар әкият геройлары белән очраштылар. Әмма Убырлы Карчык бәйрәмебезне боза язды. Ул бөтен әкият геройларын үзенең өендә бикләп куйган булып чыкты. Барысы да уңышлы хәл ителде, күңелле  генә бәйрәмебезне дәвам иттек. Балалар кызыклы уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, биеделәр, яраткан әкиятләрне искә төшерделәр, бөтен белгән белемнәрен күрсәттеләр. Бәйрәм ахырында К.Чуковский язган  “Буталчык” әкитен карап уздык. Бәйрәм бик күнелле узды. Дуслар, укыгыз, үсегез, китапларны кадерләп тотыгыз, чөнки алар безнең тугры дусларыбыз.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хөрмәтле балалар китапханәче коллективы! Сезгә үзебезнен балалар, әти-әниләр исеменнән шундый матур бәйрәмгә чакыруыгыз өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә  сәламәтлек, иминлек, күтәренке кәеф телибез! Китап, сүз кадерен белүче укучыларыгыз күп булсын!

 

Тәрбиячеләр: Бәйрамова Тәнзилә Харис кызы, Хайруллина Ләйсән Фиргат кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X