erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Җиңү көне уңаеннан

Бу язмамда Кәче авылының олы тормыш юлы үткән, яхшы кешеләре турында язам. Алар безнең өчен якын, киңәшче, сокланырлык кешеләр иде.

Авыл Советына Якты Көн, Чулпан, Кече Кәдрәк, Абҗабар, Кишмәт авыллары керә иде. Мин китапханәдә эшләдем. Китапханә, клуб бервакытта да ябылып тормады. 300ләп китап укучыларым бар иде. Тракторчы Сабир абый Шәрипов иң күп китап укучыларымның берсе иде. Ул шигырьләр укырга яратты. Сабир абыйның бер мәҗлестә шигырь сөйләгәнен ишетеп сокландым.

Горький өлкәсе Сергач районы Анда авылында туган Лотфулла Фәттахов Татарстанның сынлы сәнгать өлкәсендә матур эз калдырды.  Ул безнең Кәче авылының аргы як дип аталган ягында үзенең “Ашлыклар өлгерде” картинасын иҗат иткән. Ул сугыштан соңгы елларда авылларга бик еш кайта торган булган. Авылның табигатен, тормышын үзенең картиналарында чагылдырган. Бу картиналарның берсендә башаклары өлгергән арыш басуында авылыбызның хөрмәтле кешеләренең берсе Рәхим бабай горур басып тора. Башында эшләпә. Ул Фазылҗановлар гаиләсенең яраткан матур бабае. Камил колхозның иң авыр, җаваплы эшендә эретеп ябыштыручы булып эшләде. Улы Дамир әтисенең эшен дәвам итеп тырышып эшли. Әнисе Зөлкәбирә күп еллар терлекчелектә эшләде, хәзер лаеклы ялда.

Авылыбыз тарихында якты эз калдырган Гарифә апа Мостафина 1882 елда Кәчедә туган. Иң беренче булып колхозга кергән. 1933 елның 11 маенда аны Мәскәүгә колхозчы-ударникларның съездына җибәрәләр. Ул анда “Известия” газетасы журналистлары белән очраша һәм трибунага басып, ялкынланып чыгыш ясый.

Без балачакта авылның яз көне чәчәккә күмелеп утыручы алма һәм карлыган бакчасы бар иде. Бу бакчага нигез салучы Сабир бабайны аргы якта яшәүчеләр сагынып искә алалар. Ул халыкны туплап, алма агачлары утырткан. Бакча 1 гектар җирне биләп торган. Ул колхозга шактый файда китергән. Сабир бабай авылдашларына болай дип әйтә торган булган: “Мин үлгәч, бакча да бетәчәк, күрерсез әле!” Бакчада Шакирҗан абый Ситдыйков каравылда торган. Аның оныгы Рәбига бакчаның язмышы турыңда:

“Аргы як алма бакчасын,

Авылдашлар сагына.

Гаҗәп матур бакча иде,

Табигать кочагында...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әйе шул, шулай шул,

Сабир бабайның сүзләре

Бигрәк дөрес булган шул!” – дип язган.

Кәче авылында сагынып сөйләрлек олуг кешеләр күп.  Рәхимҗан, Нигъмәтҗан, Нурмый, Галәү бабай, Якты Көн авылында колхоз рәисе булып эшләгән Шәяхмәт абый Бикмөхәммәтов...

Җиңү көне уңаеннан авылдашларымны искә алдым... Авылдашларыма  исәнлек-саулык, имин тормыш, ил-көннәр тыныч булып, балаларының игелеген күреп яшәргә язсын!

Люция Сафиуллина, Кәдрәк авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X