erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Хәтер мәңгелек

Хәтер үлгәннәргә түгел, хәтер исәннәргә кирәк. Хәтер һәм кайгы көнендә Сарай-Чокырча авыл клубында истәлекле чара узды.

Бирегә биш районның милли көйләргә гашыйк гармунчылары, баянчылары җыелды.

Беренчеләрдән булып күрше Балтач районыннан Альфред Сәмигуллин, Нурулла Дәүләтшин (ул 25 ел Шишинер мәдәният йорты директоры булып эшләгән), Мөдәрис Габдрахманов, Рузилә Габдрахманова, Илдус Насыйбуллин килеп җитте. Алар барысы да оста гармунчылар, баянчылар, бик матур итеп тальян гармунда да уйныйлар. Альфред Сәмигуллин курайда сугыш авырлыкларын күргән туганнарына багышлап моңлы көй башкарды. Курайның тылсымлы тавышыннан зал тынып калды. Хәтердә сугыш елы көйләре уянды.

Бу иҗат бәйрәменә Саба районы Шәмәрдән бистәсеннән Руфинә Мозаффарова да килгән иде. Ул оста итеп уен коралларында уйный, үзенең матур тавышы белән тыңлаучыларны таң калдыра. Аның скетчта ветеран бабай булып уйнавы да бик табигый килеп чыкты, тамашачылар рәхәтләнеп көлештеләр.

Казаннан кайткан Резидә Фәйзуллина үзенең сугыш темасына багышлап язган шигырен укыды, әлеге шигырьгә язылган җырны башкарды. Аның белән бергә кайткан Минзилә Галиәкбәрова үзенең матур тавышы белән сокландырды.

Биектау районы Чыпчык авылыннан Илдар Әһлиуллин, аның сеңлесе Фәния, Фәниянең улы Рушан залны баян моңына күмде, Фәниянең улы белән бергә башкарган җыры һәркемдә соклану уятты. Аларны көчле алкышлар белән сәхнәгә кабат-кабат чакырдылар.

Чыпчык авылыннан Гөлфия Вәлиева күңелләргә үтеп керерлек итеп үзенең сугыш, халык кичергән авырлыклар турындагы шигырен укыды.

Кукмарадан Хәмит Зарипов, Марс Никитин, Мөрәледән Рамил Әхмәтҗанов сәхнәгә бергә чыктылар. Алар сәхнәдә булганда тамашачылар да тыныч кына утырып тора алмады, рәхәтләнеп җырлады. Зал моң, матур көйләр белән тулды. Һәркем бу чарага булдыра алган кадәр үз өлешен кертте, рәхәтләнеп балачактан таныш булган җырларны җырлап утырды. Сәхнә белән тамашачы арасындагы киртә юкка чыкты, алар бербөтенгә әйләнде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сарай-Чокырчадан Венера Вәлиева, Лилия Камалова, Югары Курсадан Гөлзия Шәфигуллинаның матур тавышлары ямь өстенә ямь булды. Соңыннан гармунчылар, баянчылар барысы бергә сәхнәгә чыкты. Сәхнәгә генә сыеша алмыйча, кайберләре залга төшеп уйнады. Тамашачылар рәхәтләнеп ял итте, җырлады, биеде. Гади генә авыл клубы Хәтер һәм кайгы көнен билгеләп үтүгә үз өлешен кертте.

Чарага Саба районыннан Габделфәрт Хафизов та килгән иде, ул оператор, фотограф ролен башкарды. Аңа Шәмәрдәннән Ләйсән Галиәхмәтова булышты.

Әлеге чара Сарай-Чокырча клубы мөдире, ике шигырь җыентыгы авторы, үз халкына, иҗатка гашыйк оста баянчы, җырчы Марсель Шәрәпов тырышлыгы белән узды. Ул сәхнәдә үзенең сугышка, аның геройларына багышланган шигырен укыды. Аңа үзе кебек үк туган якларына, телләренә, аның халкына гашыйк булган иҗатташ дуслары ярдәмгә килде.

Соңыннан сәхнәгә район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина күтәрелде. Ул бу чараның зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте, катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Римма Надершина.

Арча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X