erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

“Кояшкай”да туган  телдә сөйләшеп, дус-тату булып яшибез.

Халык сөйләмендә тел яшәсә, халык үзе яши. К.Ушинский

Безнең Мөндеш авылының “Кояшкай” балалар бакчасында балалар өчен әледән-әле төрле кызыклы, тәрбияви чаралар уздырылып килә. Февраль ае исә андый бәйрәмнәргә бай  ай. Әтиләр бәйрәме белән беррәттән, 21 февраль – туган тел көне уңаеннан уздырылган атналык туган тел декадасы хакында аерым тукталып үтәсе килә. Туган тел декадасына без хәтта ай башыннан ук старт бирдек. Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан шигырь бәйгесе, аның китапларыннан төзелгән күргәзмә оештырдык, М.Җәлил  һәм легендар җырчыбыз Илһам ага Шакировның туган көннәре уңаеннан иҗатларын тагын да яхшырак белү өчен авылыбызның китапханәсендә түгәрәк өстәл оештырдык.

Бер көнне кечкенәләр төркеме балалары белән “Туган телем – Тукай теле” викторинасы уздырып, Г.Тукай иҗатын өйрәндек, өйрәнеп кенә калмыйча, кайбер әкиятләрен сәхнәләштереп тә карадык.

“Дөньяда иң матур тел – ул минем туган телем” исемле әдәби кичәдә исә балаларыбыз татар, рус телендә шигырьләр сөйләделәр, чараны бәйге формасында оештырып призлы урыннар да билгеләдек. Балалар дипломнар белән бүләкләнделәр.

Йомгаклау чарасы буларак “Народы разные – Республика одна” исемле музыкаль фестиваль уздырдык. Балалар саф татар телендә җырлап, “Зәңгәр чәчәк”, “Түбәтәй”, “Чума үрдәк, чума каз” уеннарын уйнадылар, татар халык музыка уен кораллары белән танышып, бәйрәмне “Туган тел” гимны белән тәмамладык. Балаларыбызның әти-әниләре әлеге фестивальне традициягә кертеп ай саен уздырырга киңәш иттеләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

21 февраль көнне исә йомгаклау чарасы буларак коллективыбыз Арча районы администрациясе тарафыннан оештырылган, “Туган тел турында сүзем” флешмобында катнашты. Район үзәк китапханәсеннән хәтта мактау сүзләре ишеттек.

Бакчабыз татар рухы, татар мохите белән яши. Алга таба да балаларыбызга туган телгә – ана телебезгә мәхәббәт, милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү, халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяҗ тудыру безнең төп максатыбыз.

    Гөлшат Хөсәенова – Мөндеш авылы “Кояшкай” балалар бакчасының музыкаль җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X