erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

“Кояшкай”лар юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча БИШЛЕ алдылар!

Шушы көннәрдә Арча районы Мөндеш авылының “Кояшкай” балалар бакчасында “Гөлчәчәккә балга барырга ярдәм ит” исемле юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чара узды.

Тәрбиячеләрнең, әлбәттә, төп бурычлары – балаларда юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту. Аларның үзара аралашуларын яхшырту, дуслык, бердәмлек хисләрен тәрбияләү. Мондый чаралар бездә бик еш уздырыла. Чөнки алар балаларның игътибарлылыгын, мөстәкыйль эзләнүләрен, иҗади сәләтләрен үстерә.

Чара бик үзенчәлекле, сихри әкият формасында оештырылды. Әкиятнең төп герое – Гөлчәчәк, төрле сәбәпләр аркасында патша уздырган балга бармый кала, шунда аңа тылсымчы фея ярдәмгә килә. Гөлчәчәкнең дусларына ул конверттагы биремнәрне тиз генә үтәргә булышырга кирәклеген, тылсымлы шарның шуннан соң велосипедка әвереләчәген һәм шул велосипедка утырып, милли матур татар киемен киеп балга өлгерәчәген әйтә.

Бер-бер артлы уздырылган биремнәрне балалар бик тиз һәм оста итеп үтәделәр. Транспорт төрләрен аера белделәр, рәсемнәрен исә билгеле элмә такталарга дөрес итеп куйдылар, светофор утларына оста итеп татарча биеделәр, юл йөрү билгеләреннән пазл төзеделәр. Чара “Светофор” исемле җырлы-биюле композиция белән тәмамланды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шунысы шатландыра, ел саен уздырылучы мондый чарага быел да Арча ЮХИДИ пропаганда бүлеге җитәкчесе Энҗе Газиз кызы Мөхәммәтҗанова килгән иде. Балалар юл йөрү кагыйдәләрен чыннан да бишлегә белүләрен күрсәттеләр, җәй җитүгә велосипед, самокатта сак йөриячәкләре турында сүз бирделәр.

 

                Гөлшат Хөсәенова – “Кояшкай” балалар бакчасының музыка җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X