erid:2VtzquqpS7d
Кукмарага сәяхәт
Сезнең хатлар

Кукмарага сәяхәт

Каникуллар башлангач, күп кеше чит илгә ял итәргә китә.

Минемчә, Татарстаныбызда да сәяхәт итәрлек  матур урыннар бар. Узган ел сыйныфыбыз һәм класс җитәкчебез Заһидуллина Гөлшат Ринатовна белән Сабага барган идек, ә быел, ял итү урыны итеп, Кукмара шәһәрен сайладык. 

Безнең сәяхәт "Рурайам" кондитер цехыннан башланды. Анда тортларның ничек пешерелүен күрдек, пешекче апалар безне татлы пирожныйлар белән сыйладылар. Хәтта һәрберебезгә тортлар бүләк иттеләр. 

Арчадагы кебек лимонад цехы Кукмарада да бар икән. Кабартылган шешәләргә газлы лимонад тутыру күренеше безгә бик кызыклы булды. Анда да безне бүләксез калдырмадылар. 
Кукмарада киез-итек комбинаты бар икәнен белә идем. Ә итекне ничек ясаганнарын күреп, без шаккаттык. Башта ул минем буем кадәр була, аннары югач, чистарткач, ул кирәкле формага керә. Шулай ук без мастер - класста катнаштык, кечкенә йон кисәгеннән уенчыклар ясадык.

Экскурсияне оештурычы шәһәрнең тарихы белән таныштырды. Кукмараның истәлекле урыны - кызыл каньонда фотоларга төштек. Сәяхәтебез бик кызыклы булды, һәммәбезгә ошады, барыбыз да күп яңалыклар белдек һәм рәхәтләнеп ял иттек. 

Гарифуллина Рәфинә
Арчаның 6нчы мәктәбе 7А сыйныфы укучысы


Нет комментариев