Мөндештәге «Кояшкай»ларның чишмә башы туган телдән башлана
Безнең туган телебез - татар теле. Без, Тукай якташлары, телебезнең тирән, кодрәтле, серле дөньясының нәкъ үзәгендә кайнап, аның байлыгына, матурлыгына, фикри тирәнлегенә, аһәңлелегенә сокланып, горурланып яшибез.
Ирешелгәннәр белән чикләнмичә, Арча районы мәгариф идарәсе тәкъдиме белән, бакчабызда “Чишмә башы” исемле әти-әниләр һәм балалар өчен айлык мәгълүмати-танып белү электрон газета чыгарырга керештек. Шушы көннәрдә аның беренче - ноябрь саны дөнья күрде. Әлбәттә инде, балаларны, әти-әниләрне газета белән якыннанрак таныштыру өчен басма вариантын да әзерлячәкбез.
“Кояшкай” балалар бакчасы мөдире Рима Галип кызы Мостафина: “Хөрмәтле дуслар, укучылар! Үзегез дә бик яхшы беләсез. Без бүгенге көндә интернет заманда яшибез. Барлык мөмкинчелекләр дә бар. Газетаның электрон вариантын әзерләгәндә төрле заманча шаблоннар, дизайннар, программалар кулланырга мөмкин. Газетабызның баш мөхәррире итеп, музыка җитәкчесе, белеме буенча Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган Гөлшат Фердинант кызы Хөсәенова билгеләнде. Һәр сан да балалар өчен кызыклы, мавыктыргыч булыр дип ышандырып калабыз. Безнең чишмә башы, әлбәттә, туган телебездән башлана”.
“Кояшкай” балалар бакчасының музыка җитәкчесе, бакчаның электрон газетасының баш мөхәррире Хөсәенова Гөлшат Фердинант кызы: “Газета тулысы белән бакчабыз тормышына багышланачак. Беренче санында без тәрбиячеләребезнең эшчәнлеге булган “Кайсы, кайда яши? исемле дидактик уен, “Бергә иҗат итәбез” исемле сәхифәдә әниләр көне уңаеннан балалар белән ясаган бәйрәм открыткасы һәм “Бик күп беләсем килә” рубрикасында укучыларыбызның белемен тикшерү максатыннан кроссворд, табышмаклар тәкъдим иттек. “Чишмә башы” электрон газетасы укучыларыбызны һәм бакчабызда тәрбияләнүчеләребезне тылсымлы тел дөньясына кереп, бәйләнешле сөйләмне үстерергә, тапкыр әйтергә, фикерне төгәл белдерергә, телебезнең байлыгын, хикмәтен, язмышын аңларга ярдәм итсә, максатыбызга ирешкән булырбыз.
“Кояшкай” балалар бакчасының музыка җитәкчесе, бакчаның электрон газетасының баш мөхәррире Хөсәенова Гөлшат Фердинант кызы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев