erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Нурлылар “Орленок”та

Бөтенроссия “Орленок” лагерен белмәгән кеше юктыр. Анда эләгү – күпләрнең хыялы.

Арча “Нур” балалар телестудиясенә йөрүчеләр биредә ел саен була! 
Орленок лагеренда  сентябрь аенда “Бумеранг” Бөтенроссия фестиваль-форумы уза. Анда ничек барып була соң? 

Сменага эләгү өчен “Буыннар сөйләшүе” Бөтенроссия яшүсмерләр медиаэшләре бәйгесендә җиңүче яки призёр булу шарт. Лаеклы урын алу җиңел түгел. Моның өчен күп белем, көч һәм ел буе тырышып эшләргә кирәк. Чөнки “Бумеранг”та Россия  күләмендә иң көчле телестудияләр катнаша!

Бәйге игълан ителгәннән соң, нурлылар ел да темага туры килгән фильм өстендә эшли башлый. Быел Пошалым чаналары турында “Чана серләре” дигән документаль фильм төшерелде. Идеяне уйлап табу, сценарий язу һәм фильмны эшләү бик күп вакыт һәм көч таләп итә. Бер үк вакытта яшь хәбәрчеләр экспертлар белән онлайн-киңәшмәләрдә катнаша, кинорецензияләр язалар.

“Чана серләрен” төшерү кыш көне узды. Салкын булуга карамастан, һәркемнең кәефе шәп иде. Төшерү командасы бердәм һәм дус булып эшләде. Шулай булганда гына яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була шул. Эшләп кенә түгел, Пошалым чаналарында шуып, саф һава сулап, ял итеп кайтты “нур”лылар. Тавыш һәм монтаж өстендә озак һәм тырышып эшләгәннән соң, фильм конкурска җибәрелде. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Нәтиҗәләрне көтү тагын да дулкынландыргыч. Җиңүчеләр исемлегендә “нур”лыларны күргәч, бәхетнең чиге булмады! Арча “Нур” балалар телестудиясе хәбәрчеләре “Орленок“ лагерена өч юллама отты! 

Бүгенге көндә өч иң актив кешебез  – Зәринә Альтапова, Камилә Хәлиуллина, Зөһрә Нәҗеметдинова “Орленок” лагеренда “Бумеранг” фестивалендә катнаша. Кызыклы осталык классларына йөриләр, яңа фильм төшерү белән шөгыльләнәләр, Кара диңгез буенда ял итәләр.

Аларга уңышлар телибез һәм җиңү белән кайтуларын  көтәбез! 
Әгәр син дә шулай ук фильмнар төшерергә һәм күп кенә бәйге-фестивальләрдә катнашып җиңәргә телисең икән, Арчаның “Нур“ балалар телестудиясенә чакырып калабыз!

Камилла Адрахманова, 
Арча “Нур” балалар телестудиясе хәбәрчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X