erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Син әле үс һәм укы...

Иске  Чүриле урта мәктәбе укучылары  укуда да,   сәнгатьтә дә, спортта да сынатмый.

Фән олимпиадаларында  һәрвакыт алдынгы урыннарда булган,   шахмат буенча беренчелекне бирмәгән,  волейбол ярышларының һәрберсеннән җиңү белән кайткан, көрәш буенча матур нҗтиҗәләргә ирешкән  балалар авыл мәдәният йорты сәхнәсендә үз осталыкларын күрсәтте.
   “Каршы алыгыз!    Район, республикакүләм фән олимпиадалары җиңүчесе,  моңлы тавышы  белән  “Созвездие-Йолдызлык”  фестивале сәхнәләрен яулаган  уку алдынгысы - Рамазан Вилданов !” Әлеге чараны оештыручы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Вәлиева, һәр укучының уңышларын барлап, әнә шулай матур итеп игълан итте. Әкият геройларына әверелгән укучыларыбыз тамашачыларны сәгатьтән артык Тукай дөньясында яшәтте.Осталыгы белән сокландырган Шүрәле (7 нче сыйныф укучысы Илүзә Төхфәтуллина) сәхнә түрендә булды. Су анасына урланган тарагын табып бирделәр,  карак малай үз гаебен таныды. Кәҗә белән сарык, тапкырлыклары нәтиҗәсендә,  бүреләрдән исән-сау котылдылар. 5 нче сыйныф малайлары  бик килешле итеп “Таз” шигырен сәхнәләштерде. 7 нче сыйныф укучылырының “Каз канаты” биюе,  күбәләкләргә әверелгән  2 нче сыйныфлар чыгышы, профессиональ  хореограф тарафыннан куелып, зур осталык белән башкарылды.  
    Тукай бәйрәме - туган тел бәйрәме ул, милли рух, милли киемнәр, милли моңнар... Былтыр образында 7 нче сыйныф укучысы Булат Заһиев “Тукайны оныткан-туган телен дә онытачак!”-  дип,  туган телебезне  сакларга чакырды. Татары гына түгел, рус, таджик, мари, үзбәк, әрмән- барысы да Тукайны татарча сойләде, баянга кушылып, татарча җырлады. 
    Нәни артистларыбыз үсеп килгәнгә куанып утырдым бу бәйрәмдә.  2нче сыйныф укучылары Зифа Вәлиева, Зилә Шакирова инде зур сәхнәләрдә чыгыш ясарга өлгергән, сәләтләре күренеп тора.
    Югары дәрәҗәдә әзерлек һәм зур оешканлык белән узган Тукай бәйрәме
“Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын, 
мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын”  дигән шигырь юллары белән тәмамланды.
    
      Г.Хәйруллина,  укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X