erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Советлар Союзы Герое Валентин Федорович Ежковка 100 яшь тула

2022 елның 27 маенда якташыбыз, Советлар Союзы Герое Валентин Федорович Ежковка 100 яшь тула.

Безнең Арчаның 1нче мәктәбе Герой Валентин Ежков исемен зур горурлык белән йөртә. Аның батырлыгы бервакытта да онытылмас.

Менә инде күп еллар мәктәптә Герой туган көнен билгеләп үтү гадәте буыннан-буынга күчеп килә. Митинглар үткәрәбез, Валентин Ежков һәйкәле янында почетлы каравыл тора, ел саен май аенда укучылар Герой үткән юллардан, туган ил, батырлык турындагы җырларны җырлап, Арча стадионына төшә. Геройны якыннан белгәннәр: Валентин куркусыз, тормыштан төрле кызыклыклар табып, башкаларны да мавыктыра белә торган тиктормас малай, егет иде, дип сөйлиләр. Сталинград сугышында яраланып, госпитальдә ятып чыккач, ул ялга туган ягы Арчага кайта. Мәктәптә бер чорда укыган Шәүкәт Шәмиев белән очрашып сөйләшәләр. Валентин чордашы Шәмиевка  болай дип әйткән: “Мин башка сугышчылар артына качып калырга җыенмыйм, сугыштан мин я күкрәгем тулы орденнар белән кайтачакмын, я башым куак арасында калыр...”.

Без мәктәптә Геройның юбилеен лаеклы каршылыйбыз. Тантаналы линейкада “100 бишле” акциясе старт алды, “Хорлар ярышы”, Герой һәлак булган Донецк Халык республикасында Степановка авылындагы мәктәп белән телекүпер, мәктәптәге Герой музеена сәяхәтләр, һәйкәле янында каравыл, Арча зиратында әнисе каберенә чәчәкләр салу – мәктәптә әнә шундый чаралар үткәрелә. Герой юбилеена без район һәм республика күләмендә оештырылган “Аҗаган” хәрби-спорт уеннарында, яшь инспекторларның ”Куркынычсыз тәгәрмәч” хәрәкәтенең респуб-ликакүләм бәйгесендә, мәктәптә “Ягез әле, егетләр!” хәрби-спорт уенында катнашып, җиңүләр белән каршылыйбыз.

Кешенең эчке дөньясында ватанпәрвәрлек хисләре үзеннән-үзе генә барлыкка килә алмый. Ул тормыштагы кыйммәтләр, идеал, традицияләр белән барлыкка килә. Безнең мәктәптә хәтер эстафетасы, буыннар элемтәсе бар, димәк, киләчәк тә бар, дигән сүз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Люция Ибәтуллина, Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәп директорының

класстан тыш чаралар буенча урынбасары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X