erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

«Тукай абый, синең шигырльрне, геройларны яттан беләбез...». Зилә Габдрахманова иҗаты

Наласа авылы кызы Зилә Габдрахманованың шигырьләре һәрдаим безнең газета битләрендә урын алып килә. Габдулла Тукайның иҗатына багышлап язылганнарын сезгә дә тәкъдим итәбез

Хатирәләр кабат яңара
Апрель җитте, Тукай, синең аең,
Хәтирәләр  кабат   яңара.
Синең  рухың  калган урыннарда,
Өчиледә йөрдем  берара.

Ничә тапкыр авыр чакларыңда 
Бу авыл бит сине сыендырган.
Зиннәтулла бабаң мулла булган
Мәчетне дә  саклап кала алган.

Шул елларнның бер шаһиты булып,
Изге Коръән  калган сакланып.
Телгә килсә әйтеп бирер иде
Күргән- белгәннәрен, моңланып.

Газиз кызы, Бибимәмдүдәсен,
Җир куенына салгач, атаның

Ничек итеп  ачы күз яшләре
Коръән битләренә тамганын.

Сөйләр идең, Коръән,  бабасының
Ятим калган   газиз  оныгын,
Ач үлемнән йолып калу өчен,
Чит авылларда хәер соравын.

Сөйләр идең, изге Коръән, безгә
Ул елларның авыр агуын,
Кыенлыкта яшәсә дә халык
Иманнарын саклап калуын.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Апрель җитте җиргә, Тукай ае,
Хәтирәләр кабат яңара.
Изге Коръән, сине күрер өчен
Барам әле Милли музейга.
 

Тукай геройлары күңелләрдә
Тукай абый, синең шигырльрне,
Геройларны  яттан  беләбез.
Тик аларга бүген безнең янда 
Рәхәт түгелдер дип беләмен.

Менә синең бүген Акбаең да
Үзе генә йөри урамда,
Аны өйрәтүче малайның
Вакыты юк икән уйнарга .

Бик тырышып дәрес әзерләүче 
Сабыең да  чыкмый  урамга,
Буш вакыты булу белән хәзер
Компьютерга утыра уйнарга.

Су анасы яши торан күлләр,
Елгалар да инде беттеләр.
Шүрәлеләр дә күренмиләр,
Әллә инде ерак киттеләр?

Кәҗә дусты  Галине юксына,
Печәнне шул хәзер  бик еш салмый.
Печән бирергә дип чыкканда да
Телефоннан күзен ала алмый.

Менә шулай бүген бездә хәлләр,
Башка инде хәзер геройлар да. 
Тукай абый, ә синең геройлар
Мәңге калыр безнең күңелләрдә.          
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X