erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Укучым зур экраннарда

1 ноябрь Арча районының үзәк мәдәният йортында “Җылак” фильмының презентациясе узды.


Һәр яңа татар фильмы чыгышы белән үзенә җәлеп итә. Бу артык гаҗәпләндерә торган күренеш дип әйтеп булмый, чөнки татар мәдәниятендә фильм һәм киносәнгать һәрвакыт яңалык булып тоелды һәм тоелачак. Ник дигәндә, чит илләр һәм шулай ук Россия фильмнарының прокатка чыгуының ешлыгы елдан-ел артып бара, ә татар кинематографиясе исә ике елга бер булса да үз тамашачысын тапса рәхмәт. 

Соңгы елларда бу кимчелекне юкка чыгарырга омтылалар.  Мәсәлән, бу арада нәфис фильмнар гына түгел, ә документальлелек чаткылары очраган киноленталар да барлыкка килә башлады. Аерым билгеләп, “Җылак” фильмын әйтеп узасы килә. Ул Г. Камал театрында зур хезмәт куйган, бихисап тамашачыны актерлык осталыгы белән үзенә гашыйк иткән артист Әзһәр Шакиров тормышына һәм иҗатына багышланган фильм. Биредә аның балачагы, яшүсмер чагы, яшьлеге һәм олыгаю чоры күрсәтелгән. Шул ук вакытта фильм татарның киләчәге турында уйланулар белән бергә үрелеп бара. 

1 ноябрь Арча районының үзәк мәдәният йортында “Җылак” фильмының презентациясе узды. Бу чара, иң беренче чиратта, фильмның актерлары белән бәйле дип әйтергә кирәк. Ник дигәндә,  “Җылак” фильмында төрле районнан чыккан артистлар катнаша һәм аларның туган якларында оештыручылар тарафыннан әлеге фильмны тәкъдим итү аларның райондашларына хөрмәт билгесе булды. Арча районы да бу исемлеккә керде, чөнки фильмда Яңа Кенәр кызы, мәктәбебез горурлыгы һәм, минем өчен аеруча мөһиме, укучым Алия Абдрашитова төп рольләрнең берсен башкарды. Ул танылган актриса Нәҗибә Ихсанованың яшь вакытын экранда искиткеч рәвештә күрсәтә алды. Ә без исә, Яңа Кенәр мәктәбе коллективы һәм Алиянең якыннары, авылдашлары аның беренче дебютын үз күзләребез белән күрергә дип бирегә җыелдык һәм фильмнан җылы хисләр алып, укучыбыз өчен горурланып кайттык.

Бишенче сыйныфтан алып, мәктәпне тәмамлаганчыга кадәр Алия минем уң кулым булды һәм һәр чараны оештыруда янәшәдә торды. Үзе кечкенә буйлы гына булса да, эчендә зур потенциал ятканы ерактан ук күренде. Бу, билгеле, гаиләдән дә килгән дип әйтеп була, чөнки Алиянең гаиләсе дә авылыбызның иң сәләтле һәм иҗади гаиләләрнең берсе булып санала. Нәкъ әтисе Мараттан ул баянда уйнарга өйрәнде, ә әнисе Эльвирадан аңа күңелләргә үтеп керерлек дәрәҗәдә шигырь сөйләү сәләте бирелгән. Кыскасы, Алия гаилә талантларының иң каймагын җыйган бала булды. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Укытучы янында иҗади яктан тирә-юньне күрә белгән, төрле идеялар табарга һәм, иң мөһиме, аларны чынга ашырырга сәләтле кеше булуы бик мөһим. Укучым Алия нәкъ шундыйлардан иде. Көзге бал дисеңме – сыйныф өчен театраль күренешне ул уйлап чыгара, Яңа Ел бәйрәме – кирәкле сценарийны бер көн эчендә әзерләп килә. Кыскасы, Алиянең мәктәп чорында ук театр кешесе икәне ачыктан ачык күренеп торды. Ул мәктәптә уздырылган һәр бәйрәмдә катнашырга ашыкты, сыйныф белән театраль күренешләрне оештыруда төп рольне уйнады, төрле иҗади бәйгеләрдә катнашып, алдынгы урыннарны алды. Шуңа укучымның шундый зур дәрәҗәдәге, республикакүләм проектларда катнашуы артык гаҗәпләндермәде, ә чын-чынлап куандыра гына. 

Бүгенге көндә Алия зур тырышлык һәм үҗәтлек белән балачак хыялы – танылган актриса булуы өстендә эшли һәм хыялын чынга ашыра. Ул – Казан театры училищесының икенче курс студенты, Г. Кариев театрында барган “Ал җилкәннәр” спектаклендә уйный, халыкара бәйгеләрдә катнаша һәм социаль челтәрләренә күз салсагыз, һәрдаим үз өстендә эшли. 
Укытучы өчен иң мөһим билгеләрнең берсе – укучыларының киләчәктә шәхес булып формалашуыдыр. Ә арасында үз укытучыларын уздырып, тагы да зур үрләр яулаганы булса, икеләтә горурлык тудыра. Аларның мисалында без, мөгаллимнәр, үз эшебезнең нәтиҗәле һәм юкка түгел  икәнен аңлыйбыз. 

Сабирова Айгөл Фәрит кызы
Арча районы, Яңа Кенәр авылының С.З.Габдрахманова ис. урта белем бирү мәктәбе укытучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X