erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда медицина персоналына хезмәт хакы 15 апрельгә кадәр тулысынча түләнәчәк
Центральные новости

Татарстанда медицина персоналына хезмәт хакы 15 апрельгә кадәр тулысынча түләнәчәк

Закон тарафыннан март өчен билгеләнгән хезмәт хакы түләү вакыты 15 апрельдә тәмамлана, дип аңлаттылар Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында

Татарстанның медицина персоналына хезмәт хакы 15 апрельгә кадәр тулысынча түләнәчәк. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Гарипов хәбәр итте.

Алдагы көндә медицина хезмәткәрләренең бер өлеше март аенда хезмәт хакын тулысынча алмаган дигән мәгълүмат чыкты.

Закон тарафыннан март өчен билгеләнгән хезмәт хакы түләү вакыты 15 апрельдә тәмамлана, ул вакытка кадәр түләүләр тулы күләмдә башкарылачак, дип аңлаттылар Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында.

«Мәсьәлә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Финанслар министрлыгы җитәкчелегенең контролендә тора. Түләүләр якындагы дүшәмбе-сишәмбе көннәренә билгеләнгән», — дип ачыклык кертте Айрат Гарипов.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары мәгълүматы буенча, барлык акчалар да медицина оешмалары хезмәткәрләренә тулы күләмдә түләнәчәк.

Фото: скриншот


медицина

Нет комментариев