Республикада 1 миллионнан артык үсенте утыртырга планлаштыралар – аларның һәркайсы сугыш елларында һәлак булганнарны искә алу символы булачак.
Татарстан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә 25 апрельдән 2 майга кадәр кушылачак. Быел акция Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы һәм Россия халыклары бердәмлеге елы фонында уза.
Республикада 1 миллионнан артык үсенте утыртырга планлаштыралар – аларның һәркайсы сугыш елларында һәлак булганнарны искә алу символы булачак.
Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров билгеләп үткәнчә, акция экологик инициатива буларак кына түгел, ә сугышта катнашучыларның батырлыгы турында тарихи хәтерне саклау ысулы буларак та карала. Аның сүзләренә караганда, һәр утыртылган үсенте рәхмәт белдерүне һәм җиңү бәясен искә төшерүне символлаштыра. Ул төп массакүләм агач утырту 25 апрельгә планлаштырылган, дип өстәде һәм халыкны акциягә кушылырга чакырды.
Казан янында чаралар өч мәйданчыкта узачак: Биектау районындагы «Фәнни шәһәрчек» тукталышы янында, шулай ук Лаеш районының Пиголи һәм Матюшино авыллары янында. Акцияләр башлану 10:00 гә билгеләнгән. Оештыручылар катнашучыларны барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итәчәк – көрәкләр һәм үсентеләр урында биреләчәк.
Башка мәйданчыклар турында мәгълүматны акциянең рәсми сайтында табарга була.
Нет комментариев