erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 гыйнвардан машина йөртүчеләр өчен нинди штрафлар кертелә?

Яңа елга шоферларга “бүләк” әзерләгәннәр. 2020 елның 1 гыйнварыннан яңа штрафлар системасы гамәлгә керәчәк.

Газель хуҗаларына, машинаны торак йортлар ишегалдында калдырган өчен штраф салыначак. Шулай ук ишегалдындагы парковка урыннарында каршеринг машиналарын да калдырырга ярамаячак. Бу хакта «Волгоградская правда» газетасы яза

Тагын бер яңалык — гомуми кулланылыштагы юлларда номерсыз йөрүне тыячаклар. Хокук бозган өчен 5 мең сум штраф салачаклар һәм машина йөртү таныклыгын алачаклар.

Шулай ук 1 гыйнвардан берничә яңа кагыйдә дә керәчәк. Хәзер автомобильне теркәү өчен ЮХИДИга гына түгел, ә аккредитация узган компанияләргә дә мөрәҗәгать итәсе булачак.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Автомобильгә техник хезмәт күрсәтү процедурасы да үзгәрәчәк. Транспорт чарасын алып килгәннән башлап, белешмә биргәнчегә кадәр видеокүзәтү алып барылачак. Ә ОСАГО полисын юл инспекциясе хезмәткәрләре генә түгел, камералар да тикшерә алачак.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X