erid:2VtzquqpS7d
1 майдан эшләүче пенсионерларга бәйле үзгәреш булачак
Яңалыклар

1 майдан эшләүче пенсионерларга бәйле үзгәреш булачак

Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин эшләүче пенсионерларга бәйле карарга кул куйган ("Ватаным Татарстан").

 

Биредә сүз инде 1 апрельдән гамәлгә керергә тиеш булган яңалык турында бара. Әмма Хөкүмәт аны бераз кичектерергә уйлаган һәм шул сәбәпле документ 31 мартта гына имзаланган.

Шулай итеп, Россиядә 1 майга кадәр 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен коронавирус пандемиясе чорында кабул ителгән “больничный” бирү тәртибе гамәлдән чыга. Моңарчы мондый хезмәткәрләр, электрон “больничный” алып, үзизоляциядә утырырга мөмкин иде.

Димәк, 1 майдан 65 яшьлекләр һәм аннан өлкәнрәкләр предприятиеләрдә үзләренең эш урыннарын кире кайтырга тиеш. Хезмәткәр 1 майдан соң сырхаулап китсә, “больничный” аңа иске кагыйдәләр буенча биреләчәк.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев