erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

11 тапкыр дөнья чемпионы Ренас Кәлимуллин Лаешка күчкәнме?

Лаеш районының Комлы Кәвәл авылында узган көрәш турнирында Ренас Кәлимуллин белән җәһәт әңгәмә уздырып алдык. 11 тапкыр дөнья чемпионы икән инде ул ( "Шәһри Казан", Радик Сабиров).

 

- Ренас, быел тагын Татарстан һәм Россия чемпионы булып танылдың. Ничәнче тапкыр әле, искә төшерче?

- Татарстан чемпионатын да, Россия чемпионатын да алтышар тапкыр оттым. Иң истә калганы дип беренче тапкыр республика чемпионы булып калуымны саныйм. Ул вакытта финалда Алабугадан Азат Кавиев белән очраштык. Россиядә исә беренче тапкыр Наил Мөхәммәтьянов белән очраштык. Башкортстаннан өч көрәшче иде минем авырлыкта: Наил, Дим Хәйруллин, Илдар Муратов. Илдарны да чистага салдым. Шөкер, быелгысында да җиңү яуладым.

- Татарстанда көндәшләр бармы соң?

- Яшьләр үсеп бара, кемдер җиңелрәк категориядән безгә күчә. Көндәшләр бар инде ул. Марат Кәримов, Данил Хәйриевлар - шәп яшь көрәшчеләр. Үземә дә авыррак, авырлык артты, шуңа алдагы ярышларда 85кә күчәргә исәпләп торам.

- Лаештагы ярышны карыйсың, гел мондагы егетләр белән бергә йөрисең. Димәк, Лаешка күчәсең?

- Әлегә Теләче өчен көрәшәм. Дөрес, Казанга эшкә урнаштым. Тренировкаларга Усадка йөрим, Динар Кәримуллин алып барган түгәрәккә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Энең Рафаэль дә икенче ел рәттән Татарстан чемпионатында җиңү яулады...

- Әйе, Аллаһка шөкер. Түбән Камада яши, Илнар Гәрәев җитәкчелегендә дә шөгыльләнә, тагын бер спорт мәктәбенә йөри.

- Титулларны санауны дәвам итик әле...

- Көрәш буенча - 4 тапкыр, 6 тапкыр - билбау көрәше буенча дөнья чемпионы. Алышта бер тапкыр җиңүче булдым. 11 тапкыр дөнья чемпионы икәнмен...

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/sport/11-tapkyr-dnya-chempiony-renas-klimullin

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X