erid:2VtzquqpS7d
15 яшьлек яшүсмерне поезд бәргән
Яңалыклар

15 яшьлек яшүсмерне поезд бәргән

Татарстанда 15 яшьлек яшүсмерне поезд бәрдергән.

Куркыныч вакыйга Биектау районында булган. «Mash Iptash» каналы мәгълүматлары буенча, яшүсмернең алдагы тормышы хәзер куркыныч астында.

Ул тимер юл аша тиешсез урында йөгереп чыккан дип фаразлана.  Тимер юл хезмәткәрләре тапканда яшүсмер аңында булган әле. Ашыгыч ярдәм аны хастаханәгә алып киткән. Баланың никадәр җитди җәрәхәтләр алганы әлегә аңлашылмый, моны табиблар ачыклый. Яшь организм авыр җәрәхәтләрне җиңәр һәм тиз төзәлер дип өметләнәбез. 

Фото: пиксабай

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=43469

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев