erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

15 яшьлек яшүсмер урланган машинада юл-транспорт һәлакәтенә эләккән

Яшүсмергә урлау турында эш кузгатканнар, аңа 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Полиция хезмәткәрләре Чистайның 34 яшьлек кешесенә караган Škoda Octavia автомобилен урлаган 15 яшьлек яшүсмерне тоткарлаган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Хокук саклаучылар мәгълүматларына караганда, ир-ат полициягә аның җиңел машинасын урлау турында белдереп мөрәҗәгать иткән. Ул автомобилен төнгә үз йорты янында туктата, ә иртән машинасы булмый.

"Полиция хезмәткәрләре күрше урамда юл-транспорт һәлакәте билгеләре булган автомашинаны тапкан. Икенче көнне үк урлаучының шәхесе дә ачыкланган. Ул 15 яшьлек яшүсмер булып чыккан. Кулга алынганнан соң ул машинада бары йөреп килергә карар кылуын, ләкин юл-транспорт һәлакәте ясавын һәм качуын таныган», - диелә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәрендә.

Яшүсмергә урлау турында эш кузгатканнар, аңа 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/15-letnii-podrostok-ugnal-avto-i-popal-v-dtp-v-tatarstane-6034092

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев