erid:2VtzquqpS7d
17 яшьлек мошенник миллиардерның улын 24 миллион сумлык фатирыннан мәхрүм иткән
Яңалыклар

17 яшьлек мошенник миллиардерның улын 24 миллион сумлык фатирыннан мәхрүм иткән

Танылган миллиардер Гавриил Юшваевның улы  балигъ булмаган мошенник корбаны булган. Ул 24 миллион сумлыкфатирын югалта язган, бу хакта KP.RU хәбәр итә ("Ватаным Татарстан").

 

Басма мәгълүматлары буенча, 24 яшьлек Илья полициягә сентябрь башында ук мөрәҗәгать иткән, тик тикшерү эшләре әле яңарак кына нәтиҗә биргән. Хокук сакчылары җинаятьченең кем булуын ачыклаган.

Шикләнелүче 17 яшьлек егет чит фамилия белән ялган кәгазь эшләре алып барган. Нәтиҗәдә, миллионерның улы чак кына кыйммәтле фатирыннан колак какмаган. Хокук сакчылары эшне тикшерүне дәвам итә.

Гавриил Юшваевның байлыгы миллиардлаган долларлар белән исәпләнә. 2019 елда ул Forbes исемлегенә кергән, ул чакта аның капиталы 1,5 миллиард долларга бәяләнгән. Моңарчы Юшваев «Вимм-Билль-Данн», PepsiCo һәм «Полюс» алтын чыгару предприятиесе компанияләренең төп акционеры булган.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев