erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

2026 елда Татарстанда 96 сәламәтлек саклау объектына капиталь ремонт үткәрү күздә тотыла

Бу турыда Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә игълан ителде.

План буенча барысы 33 фельдшер-акушерлык пункты, 33 балаларны тукландыру пункты, шулай ук 25 стационар һәм башка медицина учреждениеләре яңартылачак. Марат Айзатуллин белдерүенчә, ФАПларда ремонт эшләренең 18 проценты инде тәмамланган.

Эшләр «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында һәм өч республика программасы буенча гамәлгә ашырыла.

Чыганак: ТНВ


Арча хәбәрләре

Нет комментариев