erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«29 комплекс» лидеры срогын киметүне сорый: «Гафуровка каршы күрсәтмә бирмәдем»

Суд залыннан «Татар-информ» хәбәрчесе репортажын тәкъдим итәбез ("Интертат", Елена Саляхова).


КФУ ректоры Илшат Гафуров заказ биреп үтертү эше буенча кулга алынган иде. Шуннан соң таралган сүзләрдәгечә, «29нчы комплекс» җинаятьчел төркеме лидеры чынлап та тикшерү белән килешүгә барганмы? Барган булса, рәшәткә артында уздырасы чирек гасырлык җәза вакытын ни өчен нибары ике генә көнгә кыскарттылар? Суд залыннан «Татар-информ» хәбәрчесе репортажын тәкъдим итәбез. 

Чаллы шәһәренең «29нчы комплекс» лидеры Адыган Сәлахов үзенең җәза вакытын кыскартырга теләде, аның эше Татарстан Югары судында каралды. Хөкем ителүче үзе утырышта видеоконференция элемтәсе аша катнашты. 

Адыган Сәлаховка хөкем карары 2006 елда чыгарылган иде, аның белән бергә рәшәткә артына тагын 30 кеше җибәрелде. 2000нче еллар урталарында Чаллыдагы җинаятьчел төркемнең җинаять эше Татарстанда иң күп тавыш чыгарган эшләрнең берсе булды. Исемлек озын иде — җинаятьчел төркемдә катнашучыларны ким дигәндә 21 кеше үтерү, урлау, янауда гаепләделәр. Тулаем алганда, шул ук Югары суд карары нигезендә гаепләнүчеләр барысы 500 елдан артык җәза срогы алды. 

90нчы елларның иң куркыныч җинаятьчесе
Алик кушаматлы Адыган Сәлахов «29нчы комплекс» төркеменә нигез салучыларның берсе булып санала. Җинаятьчел төркем 80нче елларда барлыкка килә, берничә ел эчендә ул Яр Чаллының эре предприятиеләрен, базар, хәтта банкларын да үз контроленә ала. 1993 елда Сәлахов Мәскәүгә күчеп китә, анда үзенең бизнесын ача һәм криминаль эшчәнлеген дәвам иттерә — Татарстанны контрольдә тота, башкалада үзенең авторитетын ныгыта. Төркемнең еллык кереме миллион долларларда исәпләнә. 


Алик кушаматлы Адыган Сәлахов (уңда) «29нчы комплекс» төркеменә нигез салучыларның берсе булып санала
«Версия» телекомпаниясе, «Криминальная Россия» телетапшыруы, намуслы файдалану, wikipedia.org
Әлеге төркем катнашында башкарылган иң эре җинаятьләрнең берсе — Минзәлә шәһәрендәге массакүләм үтерүләр. Бу эпизодны иң күп канлысы дип атадылар. Ул вакытта «29нчы комплекс» киллеры Руслан Хасьянов җирле эшмәкәрнең өенә бәреп кереп, аны һәм 14 яшьлек улын һәм тагын алты кешене үтергән иде. 

«Эшмәкәр һәм җинаятьчел төркемдә катнашучылар Минзәлә ликер-аракы заводыннан алкоголь продукциясе тарату белән шөгыльләнгәннәр. Көннәрдән бер көнне эшмәкәр белән төркем әгъзалары арасында каршылык килеп чыккан. Хасьянов белән тагын өч кеше эшмәкәрнең йортына кереп, сигез кешенең гомерен өзгән», — диелә «29нчы комплекс» төркеменең җинаять эше материалларында. 

Төркем эшмәкәрләргә һәм гади халыкка карата кылынган вәхшиләрчә җинаятьләре белән генә түгел, төркем эчендәге кырыс дисциплина белән дә «дан казанган». Хәтта шундый очраклар да булган: наркотиклар кулланырга хирысланып киткәннәрне тереләй җиргә күмгәннәр, ә гаепле эш башкарганнарның күзләрен чокыганнар. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ


Сәлаховка карар 2006 елда чыгарылган иде, аның белән бергә рәшәткә артына тагын 30 кеше җибәрелде
«Версия» телекомпаниясе, «Криминальная Россия» телетапшыруы, намуслы файдалану, wikipedia.org
Төркемнең эшчәнлегенә 2000нче еллар башларында нокта куела — «29нчы комплекс» әгъзаларын кулга алулар башлана. Һәм, ниһаять, 2001 елның сентябрендә оперативникларның кулына Адыган Сәлахов үзе дә килеп эләгә. Тентү барышында полиция хезмәткәрләре илледән артык корал берәмлеге табып ала, шул исәптән аучы коралы, Калашников автоматлары, кулдан ясалган пистолет һәм гранаталар да була. 

Ничек кенә сәер тоелса да, төркем лидеры һәм Татарстандагы иң куркыныч җинаятьче гомерлек җәза срогыннан котылып кала, 2006 елның июлендә аны кырыс режимлы колониягә 25 елга җибәрәләр.  

Яшерен рәвештә Татарстанга этап белән кайтаралар — моны Гафуров эше белән бәйлиләр
Узган елның октябрендә Сәлаховны яңадан Татарстанга кайтарулары мәгълүм булды. Аны этап белән Минзәләдәге 4нче СИЗОга кайтаралар. Ул вакытта әлеге фактны тикшерүнең моңарчы ачылмаган зур җинаять эшләрен яңадан күтәрүе белән бәйләделәр. Ә декабрьдә бөтен Татарстанны шок халәтенә китергән хәл булды: заказга үтертү эше буенча оперативниклар кулына КФУ ректоры Илшат Гафуров эләкте.

Тикшерү фикеренчә, ректор Алабуга депутаты Айдар Исрафиловны үтертүне оештыруда катнашкан. Исрафилов Мәскәүдә 1999 елның августында үтерелгән иде. Ул вакытта җинаять эше «29нчы комплекс» төркеменә карата ачылды.


Гафуровны кулга алуда үзенең катышы барлыгын Сәлахов тулысынча инкарь итә
© Елена Сәлахова / «Татар-информ»
Имеш, нәкъ менә Адыган Сәлахов тикшерүгә КФУ ректорын фаш иткән. Хәзерге вакытта Гафуров көннәрен башкаладагы тикшерү изоляторында уздыра, тикшерү эшен Мәскәү тикшерүчеләре алып бара, ә җинаятьчел төркем лидеры исә, тикшерү белән килешүгә баруын сылтау итеп, җәза срогын кыскартмакчы. 

«Ректорга каршы күрсәтмәләр бирмәдем»
Әмма Гафуровны кулга алуда үзенең катышы барлыгын Сәлахов тулысынча инкарь итә. Ни өчен Татарстанга кайтарылуы һәм Алабуга депутаты үлеме белән бәйле эш белән таныш булуы турында журналистлар биргән сорауларга да җавап бирүдән баш тартты ул.  Тулырак: https://intertat.ru/news/society/07-02-2022/29nchy-kompleks-t-rkeme-lideryny-za-vakytyn-ike-k-ng-kyskarttylar-5848832

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X