erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

31 декабрь эш көне булачак

Яңа ел яллары 1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Россия Хезмәт министрлыгы билгеләгән график буенча быел 31 декабрь эш көне була. Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков бу көнне ял көне итәргә кирәклеге турында бәхәсләшмәскә өндәде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«31 декабрь эш көне булуы турында карар кабул ителде. Димәк, эшләргә кирәк», - диде ул.

Дмитрий Песков шулай ук бу хакта Россиядә яшәүчеләрне алдан ук кисәтүләрен дә әйтте.

Кышкы каникулларның озынлыгы үзгәрергә мөмкин, дип искәртте Россия лидерының матбугат сәркатибе. Киләсе ел каникуллары алдагы елларга караганда кыскарак. Яллар барлыгы сигез көн - 1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/13/196890/


Нет комментариев