erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

31 декабрьдә ял итү-итмәү мәсьәләсе хәл ителде!

Рөстәм Миңнеханов халык соравына колак салып, 31ен ял көне итү-итмәү мәсьәләсе буенча инстаграмда сораштыру уздырган иде.

Күпчелек (89%) 31 декабрьне ял көне итеп, 28е (шимбә көнне) эшләүне хуплаган. Кыскасы, Татарстан Президенты боерыгы буенча, 31 ял итәчәкбез!

"Шәһри Казан" язганча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграмдагы аккаунтында кызыклы гына пост куйды. Анда ул Кыш бабай һәм балалар рәсеме астында түбәндәге язма элде:

"Күпләр миңа 31 декабрьне ял көне дип игълан итәргә кирәк дип яза. Ләкин ул чакта шимбә көнне, 28 декабрьдә, эшкә чыгарга туры киләчәк.

Тавыш бирегез, уйларбыз".

Тавыш бирү нәтиҗәсендә 89% халык 31 декабрьне ял көне итү вариантын сайлаган.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бүген исә Президент үз Инстаграмында күпләр көткән хәбәр белән шатландырды: "Бүген боерыкка кул куйдым - 28 декабрьдә эшкә чыгабыз, 31е ял итәбез".

Фото: instagram.com/rusminnikhanov

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/31-dekabrd-yal-it-itm-mslse-khl-itelde

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X