erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

8 Мартка чәчәк бәйләмнәре 30 процентка кыйммәтләнә

Россиягә 8 Март бәйрәменең иң популяр чәчәге – тюльпаннар китерелгән дә инде. Ләкин аларның бәясе “тешлиячәк” – сумның курсы төшү сәбәпле, чәчәк бәйләме 15-30 процентка кыйммәтләнә.

Чәчәк кибетләре белән эшләүче Flowwow онлайн-палформа вәкиле әйтүенчә, товар җибәрүчеләрдән чәчәкләрнең кыйммәтләнүе турында хәбәр ителгән. Аның әйтүенчә, бәйрәм алдыннан аларның бәясе 30 һәм хәтта 200 процентка кадәр үсәчәк.

“Теплицы России” ассоциациясе президенты Алексей Ситников сүзләренә караганда, безнең кибетләрдә сатылучы чәчәкләрнең 80 проценты – чит илнеке. Популярлык буенча беренче урында роза чәчәкләре тора. Ә 8 Март алдыннан, әлбәттә инде, тюльпаннар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Россиягә чәчәкләр асылда Нидерланд һәм Эквадордан китерелә. Ситников әйтүенчә, Украинада хәрби операция башлангач, Россия импортерлары Эквадор, Кения, Африка һәм Көньяк Американың башка илләренннән товар җибәрүчеләр белән турыдан-туры элемтәләрне җайга салган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X