erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

9-15 декабрьгә йолдызнамә

9-15 декабрь көннәренә йолдызнамә. Кучкар, Үгезбозау, Игезәкләр, Кысла, Арыслан, Кыз, Үлчәү, Чаян, Укчы, Кәҗәмөгез, Сукояр, Балыклар. Берсен дә онытмадыкмы?

Кучкар (21.03 – 20.04) Туганнарыгыз белән аңлашылмаучанлык килеп чыгарга мөмкин. Тынычрак булырга тырышыгыз: хаклык алар ягында кебек.   Үгезбозау (21.04 – 20.05) Кеше белән уртак тел таба, аның хәленә керә белү, шулай ук эчке сиземләү керемле эшләрдә катнашу мөмкинлеге бирер. Тик бер киңәш: фикерегезне кызып-кызып яклаудан баш тартыгыз.   Игезәкләр (21.05 – 21.06) Рухи яктан үсү, нәрсәләргәдер өйрәнү өчен, сәяхәткә чыгу өчен шәп чор. Тик үзегезгә “җирдән аерылуга” комачаулаучылар табылмагае…   Кысла (22.06 – 22.07) Җитәкчегез дә, хезмәттәшләрегез дә, сезнең булдыклылыкны күреп, телсез калыр. Шул ук вакытта дәрәҗәле кәнәфидә утыручы яклаучыгыз да барлыкка килер әле.   Арыслан (23.07 – 23.08) Алтын таулар вәгъдә итүчеләргә ышанып, харап була күрмәгез! Күктәге торнага карап, кулдагы чыпчыкны ычкындырмагыз, дип киңәш итә йолдызлар.   Кыз (24.08 – 22.09) Һәр почмактан бәхет елмаерга гына торачак. Гомумән, сезнең өчен елның иң кызыклы, иң уңайлы чоры. Мөлаем, энергияле, талантлы, өстәвенә әле акчалы да булып куячаксыз.   Үлчәү (23.09 – 23.10) Кесә ягын калынайтасы килә, әмма мөмкинлек чамалы. Шулайракмы? Бераз гына көтик инде. Акча ишелеп үк төшмәсә дә, йолдызларның вәгъдә итүенә караганда, шактый булыр ул, шактый…   Чаян (24.10 – 22.11) Көч-куәтнең ташып торуы эштә кеше көнләштерерлек уңышларга һәм берәүгә үлеп гашыйк булуга китерер. Әмма хисләр белән саграк! Гаиләлеләр өчен генә дә әйтелгән сүз түгел бу…   Укчы (23.11 – 21.12) Кайберәүләргә карьера баскычлары биегәергә тора: офыкта яңа вазифа, яңа коллектив шәйләнә. Мәхәббәт мәсьәләсендә дә күңелгә ятышлы хәлләр, матур сюрпризлар көтелә.   Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Акча ягын кайгырту өчен бик-бик уңышлы чор. Уйламаганда-көтмәгәндә генә файдалы элемтәләр барлыкка килеп, алдыгызда шәп кенә мөмкинлекләр ачылыр. Өстәвенә әле сөеклегез дә куандырыр.   Сукояр (21.01 – 19.02) Тырышлык һәм сүзгә осталык кайбер кемсәләрнең борыннарына чиертү белән төгәлләнер. Әмма шуны белеп торыгыз: артык шикләнүчән булуыгыз, ышанмаучанлык гадәтегез, юлыгызга аркылы төшеп, искитмәле мөмкинлектән коры калдырырга мөмкин.   Балыклар (20.02 – 20.03) Тормышыгызда берсеннән-берсе матур хәлләр көтелә. Эштә дә әйбәт! Җитәкчегез, хезмәтегезне бик шәп бәяләп, үзегезне күкләргә чөеп мактаячак. --- Ватаным Татарстан Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=27413

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X