erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Әфганстан Татарстан аша Россиягә ит-сөт продукциясе кертергә планлаштыра

Әфганстан җитәкчелеге ит-сөт продукциясен Россиягә китерү логистикасын эшли, анда Татарстан төп транспорт пункты булырга тиеш. Бу хакта «Татар-информ»га Әфганстандагы Россия эшлекле үзәгендә хәбәр иттеләр

"Әфганстанда яңа фермалар төзелә һәм ачыла. Ит-сөт продукциясе җитештерү зур темплар белән үсә. Продукция экологик яктан чиста, химикатлар һәм үсеш тизләткечләрен кулланмыйча. Шул ук вакытта күпләп сату бәяләре Россиянекеннән 30-40% ка арзанрак», – дип сөйләде Әфганстандагы Россия эшлекле үзәге җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин.

Ассортиментка тавык ите, сыер ите, сарык ите, каймак, атланмай, сырлар, йогуртлар керәчәк.

«Хәзерге вакытта Россия күзәтчелек органнары белән Россиягә Әфган продукциясен импортлау буенча документларны килештерү процессы бара", - дип өстәде агентлык әңгәмәдәше.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев