erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Ак Барс» хоккейчылары Ригада җиңде

Казан командасының бөтен алкалары беренче периодта керде.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Рига шәһәренең «Динамо» командасын 3:1 исәбенә җиңде. Уен Ригада узды.

Беренче период. Бишенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Артём Лукоянов исәпне ачты (0:1). Җиденче минутта сакчы Стивен Кэмпфер гол кертте (0:2). Унтугызынчы минутта Джордан Уил исәпне 0:3 итте, алка аның тимераягына тиеп керде. Периодның соңгы секундларында Никита Дыняк Карлис Чуксте белән сугышты, әлеге көрәштән соң, Никита Дынякның борыны каты канады һәм хоккейчы алдагы периодларда бозга чыкмады.

Икенче период голларсыз үтте.

Өченче период. Унөченче минутта Рига командасы һөҗүмчесе Мэтт Лорито гол кертте (1:3).

Командалар составы:

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Динамо»

Маттссон (Витолс);
Дарзиньш — Тиивола — Радил, Цибульскис — Гормли;
Карьялайнен — Червени — Кулда, Зиле — Чуксте;
Шинкарук — Лорито — Бунцис, Сауторн — Скарлетт;
Скворцовс — Берзиньш — Мейя, Озолс.
«Ак Барс»

Билялов (Бобков);
Кагарлицкий — Галимов — Зарипов, Кэмпфер — Хенкель;
Тарасов — Уил — Петров, Юдин — Журавлёв;
Дыняк — Воронков — Комков, Лямкин — Рукавишников;
Лукоянов — Бурмистров — Глухов (Квартальнов), Адамчук.
«Ак Барс»ның киләсе уены Түбән Новгород шәһәрендә булачак. «Торпедо» — «Ак Барс» матчы 20 ноябрь 17:00 сәгатьтә башлана.   

https://tatar-inform.tatar/news/sport/18-11-2021/ak-bars-hokkeychylary-rigada-i-de-5843445

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X