erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Ак Барс» отты!

Бердәнбер алканы Никита Дыняк кертте.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Мәскәү шәһәренең «Спартак» командасын җиңде.

Матч исәбе — 1:0. Уен Мәскәүдә узды. Бүген «Ак Барс»ның баш тренеры Дмитрий Квартальнов, тренер буларак, 500нче җиңүен яулады. «Ак Барс» клубының сайтында хәбәр ителгәнчә, Дмитрий Квартальнов — Континеталь хоккей лигасында әлеге санга барып җиткән бердәнбер тренер. Капкачы Тимур Билалов КХЛда 20нче «коры» уенын үткәрде.

Беренче период. Унбишенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Никита Дыняк исәпне ачты (0:1).

Икенче период голларсыз үтте.

Өченче периодта Мәскәү командасы ешрак һөҗүм итте. Уен ахырында «Ак Барс»ның дүрт уенчысы «Спартак»ның алты хоккейчысына каршы уйнады, шулай да Казан командасы капкасын «коры» итеп саклап кала алды, гол керттермәде (0:1).

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Командалар составы:

«Спартак»

Красиков (Канаев);
Петтерссон — Лехтеря — Виртанен, Хеед — Никишин;
Кугрышев — Локтионов — Хохлачёв, Вишневский — Ержабек;
Цыплаков — Данила Квартальнов — Дроздов, Мамкин — Ручкин;
Авцин — Швырёв — Чебыкин, Евенко — Савиков.
«Ак Барс»

Билялов (Бобков);
Кагарлицкий — Галимов — Зарипов, Кэмпфер — Хенкель;
Тарасов — Уил — Петров, Юдин — Журавлёв;
Дыняк — Воронков — Булатов, Лямкин — Рукавишников;
Лукоянов — Бурмистров — Глухов (Александр Квартальнов), Адамчук.
«Ак Барс»ның киләсе уены Рига шәһәрендә булачак. «Динамо» — «Ак Барс» матчы 18 ноябрь 18:00 сәгатьтә башлана.   

 https://tatar-inform.tatar/news/sport/17-11-2021/ak-bars-otty-kapkachy-20nche-kory-uenyn-tk-rde-bash-trener-500nche-i-en-yaulady-5843310

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X