erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аллергияле кешеләргә ковидтан прививка ясатырга мөмкинме икәнлеге турында сөйләделәр

Аллерголог чир көчсезләнгән яки аның симптомнары юкка чыккан вакытта прививка ясатырга мөмкин булуын әйтте.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Аллергияле кешеләр яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясата ала, әмма бер кагыйдәне үтәргә кирәк. Бу хакта түбәнкамалыларга туры эфирда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш аллергологы, Республика клиник иммунология үзәге мөдире Алексей Лунцов сөйләде.

«Контрольдә тотыла яки өлешчә контрольдә тотыла торган эпизодлар чорында аллергияле кешеләргә вакцинация ясатырга була, ягъни ремиссия булганда  – чир көчсезләнгән яки аның симптомнары юкка чыккан вакытта мөмкин», - дип искәртте спикер.

Табиб сүзләренә караганда, Россия аллергологлар һәм клиник иммунологлар ассоциациясе шундый карарга килгән. Ягъни вакцинация аллергикларда хуплана, бары тиешле вакытны сайларга гына кирәк. Әйтик, поллинозлы пациентлар үсемлекләрнең аллергия бирә торган чәчәк ату чорын узарга тиеш.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Аллергия авырулары бик киң таралган – планетада яшәүчеләрнең 30 проценты аллергиядән җәфа чигә», - дип сөйләде табиб.

Шул ук вакытта Алексей Лунцов вакцинация өчен теләсә нинди препаратны сайларга мөмкин булуын әйтте.

 https://tatar-inform.tatar/news/health/09-11-2021/allergiyale-keshel-rg-kovidtan-privivka-yasatyrga-m-mkinme-ik-nlege-turynda-s-yl-del-r-5842785

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X