erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алмаз Миргаязов: «Китап» радиосы Татарстан районнарында бушлай концерт куячак» ("Интертат", Рифат Каюмов)

«Китап» радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязов белән җәһәт кенә интервью.

- Алмаз әфәнде, соңгы елларда халык аеруча кайсы шагыйрьләрне яратып тыңлый?

- Вакыт белән сыналган шигырьләр, беренче чиратта, Әнгам Атнабаев, Наҗар Нәҗминекеләр дип уйлыйм. Яшь шагыйрьләрдән Нурлан Ганиев популяр.

- Нурлан Ганиев ни өчен популяр икән?

- Яшь буын язучылар иҗат иткән әсәрләрнең көче актуальлектә. Алар бүгенге кешенең күңел халәтен, тормышка мөнәсәбәтен тасвирлый. Шушы ук шигырьләр илле ел элек чыккан булса, аларны беркем аңламас иде. Киләсе илле елдан соң да аларны аңларлармы икән? Без мәктәптә Гомәр Бәшировның «Намус» романын укыдык. Ул социализм заманында колхозда эшләгән хатын-кызның батырлыгы турында язылган әсәр. Бүген аны аңлый алырдай яшьләр бармы икән? Әйтә алмыйм. Егерме яшьлек егет-кызларга Лев Толстойның крепостной крестьяннар турындагы әсәрләре күпкә якынрак, чөнки аларны күңелгә якын образлар, метафоралар аркылы тасвирларга мөмкин.

- Узган ел «Китап» радиосы автотур оештырып, Татарстан һәм Башкортстан районнарын урап кайткан иде.

- Әйе, былтыргы көздә без «Китап» радиосы символикасы ябыштырылган автобуска утырып, «Әдәби-музыкаль десант» дип аталган автомарафонга чыгып киткән идек. Без ул десант нәтиҗәсендә Татарстанның һәм Башкортстанның сигезәр торак пунктында туктап, урам концертлары куйдык. Татарстанда безне колач җәеп каршы алсалар, күрше республикада бераз башкачарак мөгаләмә булды. Гомумән алганда, узган елгы автомарофон «Китап» радиосы, әдәбиятыбызны, шигъриятебезне халыкка якынайту өчен уңышлы булды. Язучыларыбызның укырлык һәм тыңларлык әсәрләре бар. Аларны кешеләргә ишеттерү – бик кирәкле эш булды.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

- Әлеге чараның нәтиҗәсе сизелдеме?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Ул вакытта кайбер социаль челтәрләр тыелмаган иде әле. Шулар аркылы халыктан күп кайтавазлар килде, төрле авылларга, районнарга чакырдылар. Тик бөтен чакырган җиргә керә алмадык.

- Бу эш дәвамлы булырмы?

- Узган елгы автомарафоннан илһамланып, чыннан да, аны дәвам итәргә булдык. Без моның халыкка кирәк икәнен аңладык. Быел һәм киләсе елларда районнарда урам концертлары оештырырга җыенабыз. Бу – уникаль проект. Хәзер авылларга чыгып, бушлай әдәби-музыкаль чаралар оештырып йөрүчеләр юк. Бүген бөтен әйбер коммерциягә корылган бит, ә без кеше акча түләп йөрми торган, ләкин татарның зәвыгын, калебен тәрбияли торган чара уздырабыз. Безнең халык борынгы заманнардан шигырь, җыр яраткан. Автомарафон ярдәмендә татарның канына сеңгән хисләрне актарып чыгара, кешеләрне нәфис сүз тыңларга өйрәтә алсак, бу безнең өчен зур җиңү булачак.

- Кайчан автомарафонга кузгаласыз?

- Беренче концерт 26 июньдә сәгать өчтә Кукмарада булачак. Район үзәгенең Комсомоллар паркында чыгыш ясарга җыенабыз. Шул ук көнне кичке алтыда Арчаның үзәк стадионында – Сабантуй була торган урында концерт куячакбыз. Шул рәвешле һәр якшәмбе саен бер-ике районны йөреп чыгарга планлаштырдык.

Бу хакта тулырак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X